Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатир җыештырабыз

Ваннадагы кафель плитәләрен уксус кушылган су (1:5) яки нашатырь салынган сабын суы белән ышкырга була.

Полировкалы җиһаздагы сыдырылган эзләрне төсе туры килерлек аяк киеме кремы белән күренмәслек итәргә була. 
Көзгеләрне одеколон яки спиртка (аракыга) манылган мамык белән сөртергә мөмкин. Шулай ук кер буягыч (синька) кушылган су кулланырга була. Ул көзгене ялтыратачак.

Саргайган эмаль ваннаны тоз һәм уксус белән чистартырга мөмкин.

Ваннадагы кафель плитәләрен уксус кушылган су (1:5) яки нашатырь салынган сабын суы белән ышкырга була.

Ачык төстәге майлы буяу яки эмаль белән буялган әйберләрне нашатырь спирты (1 литрга чәй кашыгы) кушылган су белән генә юарга кирәк. Ул әшәкене дә бетерә, ялтырата да. Сабын яки сода белән юсагыз, әйберләрнең төсе тоныкланачак. Соңыннан, сары таплар һәм аккан эзләр калмасын өчен, коры чүпрәк белән сөртергә дә онытмагыз.

Эмаль белән капланган ваннаны һәм әйберләрне кислота һәм абразив порошоклар белән юу киңәш ителми – эмале бозыла.

Яңа себерке, швабраны сабынлы кайнар суда җебетеп алсаң, озаграк хезмәт итәчәк.

Полировкалы өслектә кайнар әйбер куйганнан барлыкка килгән ак тапны сыек май һәм спирт кушылмасын йон чүпрәк белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап сөртергә кирәк.

Тәрәзәләрне сабын белән юмаска кирәк, чөнки ул пыялада авыр бетерелә торган пленка хасил итә.

Көчле аш серкәсе кушылмасы пыяла һәм көзгедәге тапларны яхшы бетерә (1 аш кашыгы серкәне 1 стакан суга).

Тозлы суга манылган щетка белән ышкыганнан соң саламнан ясалган әйберләрнең алтынсыман төсе яңара.

Кичтән вак тоз сибеп калдырган паласны иртәгәсен дымлы чүпрәк белән сөртсәң, аның төсе яктыра.

Линолеум идәннәрне кайнар яки сода һәм нашатырь кушылган су белән юарга ярамый – аның төсе тоныклана һәм ул бозыла. Аны сабынлы су белән юып, коры чүпрәк белән сөртеп алырга киңәш ителә.

Линолеумны якынча 3 айга бер олифа белән ышкырга һәм йомшак чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк. Шулай ук балавыз, парафин һәм скипидар кушылмасы (җылытып бутыйлар) (1:1:5) белән сөртеп алсаң да әйбәт.

Паркет идәннәрне глицерин салынган (1 стакан суга 1 аш кашыгы) салкын суга манылган дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Паркетны кайнар су белән юарга ярамый.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев