Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатир арендалау тәртибе

Арзан һәм уңайлы торакны тиз арада табып, аны озак вакытка арендалау өчен нәрсәләрне белергә кирәк? Күчемсез милек агентлыклары аша эзләү Фатир арендалау ихтыяҗы белән тәүге мәртәбә очрашкан кешеләр, гадәттә, агентлыкларга мөрәҗәгать итә. Күчемсез милек агентлыклары белгечләренең бурычы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:· Клиент таләпләренә туры килгән фатир табу;· Фатир хуҗасы белән торакны карау...

Арзан һәм уңайлы торакны тиз арада табып, аны озак вакытка арендалау өчен нәрсәләрне белергә кирәк? Күчемсез милек агентлыклары аша эзләү Фатир арендалау ихтыяҗы белән тәүге мәртәбә очрашкан кешеләр, гадәттә, агентлыкларга мөрәҗәгать итә. Күчемсез милек агентлыклары белгечләренең бурычы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:· Клиент таләпләренә туры килгән фатир табу;· Фатир хуҗасы белән торакны карау вакытын билгеләү;· Сайлап алынган фатирлар белән таныштыру;· Найм килешүе төзегәндә сөйләшүләр алып бару;· Килешүдәге сораулар буенча клиентка киңәшләр бирү;· Хуҗаның торакка булган хокукын раслый торган документларны тикшерү;· Аренда килешүе, шулай ук кабул итү-тапшыру акты төзү. Фатир арендалаганда аеруча еш очрый торган мошенниклык төрләре1. Фотолар чынбарлыкка туры килми. Сезне торакны арендалау һәм аны ремонтлау бәясе арасындагы аерма сагайтырга тиеш. Әгәр сез журналдагы элиталы интерьер рәсемнәрен хәтерләткән фотолар күрәсез, ә торакның хакы уртача, хәтта базар бәясеннән дә түбәнрәк икән, сез мошенниклар белән эш итәсез дигән сүз. Алар сезгә фотоларда күрсәтелгән фатир инде арендага бирелгән дип әйтергә мөмкин, һәм сыйфаты күпкә кайтышрак башка торак тәкъдим итәчәкләр. Конкрет бер игъландагы фотоларның каян алынуын ничек белергә соң? Бу җәһәттән сезгә Google Images сервисы ярдәмгә киләчәк. Белеп торыгыз: ялган белдерү бирүчеләрнең төп максаты - потенциаль клиентлар базасын туплау. 2. Фатир чынлыкта юк. Килешүне тутырганда игътибарлы булыгыз, хәтта риэлтор ярдәм иткән очракта да барлык мәгълүматларны җентекләп тикшерегез. Күпләрнең мондый хәл белән очрашканы бардыр: килешүдә күрсәтелгән адреслар чынлыкта юк булып чыга һәм торак арендалаучыларга, фатир булмаса да, аренда өчен түләргә туры килә. Әгәр мондый проблемага юлыккансыз икән, арендага фатир бирүченең адресына хат юллап, килешүне берьяклы тәртиптә өзү мөмкинлеге бар. Кабул итү-тапшыру акты кулыгызда булмаса, аренда түләве һәм бу фатир турында оныта аласыз. Мошенниклар еш кына болай эшли: мәгълүмати хезмәт күрсәткән өчен түләү (10 мең сумга кадәр) таләп итәләр, шуннан соң клиентка арендаторларның берничә номерын бирәләр, әмма алар белән килешү төзергә һәм фатирны караган вакытта сезне озатып йөрергә җыенмыйлар. 3. Фатир белән акча түләп танышу. Фатирны караган өчен беркемнең дә акча таләп итәргә хакы юк. Әгәр риэлтор шундый шарт куя икән, димәк, ул шуның белән акча эшли, аны башкасы кызыксындырмый дигән сүз. Еш кына риэлтор һәм фатир хуҗасы үзара килешеп, фатир белән танышкан өчен кергән акчаны урталай бүлешә. Мондый кармакка күбесенчә кечкенә шәһәр яки авыллардан килгән кешеләр каба. Әгәр мондый законсыз гамәлләр белән очрашкансыз икән, риэлтор хезмәтеннән шунда ук баш тартыгыз. 4. Торакны кабат арендага бирү. Шуны истә тотыгыз: торакны арендага бирүчеләрнең фатирга вакытлыча башка кешеләрне кертергә, шулай ук алардан залог, акча һәм комиссия алырга хакы юк. Килешүне бары тик фатир хуҗасы белән генә төзегез, аның милеккә хокукын раслый торган документларны тикшерегез. 5. Клиентлар базасын сатып алырга тәкъдим итү. Бу - алдауның чагыштырмача яңа төре. Фатир арендаларга теләгән кешегә фатир хуҗаларының онлайн-базасына керергә тәкъдим итәләр. Риэлтор сезне база көн саен яңарып тора дип ышандыра, әмма сез анда керү өчен акча түлисез икән, инде әллә кайчан искергән мәгълүмат урын алган сайтка гына тап булачаксыз. Намуссыз агентлардан өлешчә саклану өчен, интернетта казынып, алданган арендаторларның фикерләрен өйрәнә аласыз. Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра һәм ул тәкъдимнәр һәрвакытта да гадел булмаска мөмкин. Фатирны арендага алганда мошенниклыкның яңа алымнары хакында видеоролик карарга тәкъдим итәбез, диде татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев