Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатир алу күпме тора?

Торак мәсьәләсе безнең илдә һәрвакыт актуаль булып кала. Бик күп гаиләләр һәм аерым кешеләр дә үз куышларын булдыру өчен ярдәмгә мохтаҗ. Бүгенге көндә яшь парларның күпчелеге әти-әниләре белән яшәсә, калган өлеше кеше фатирларын арендалап яшәргә мәҗбүр.

Күчемсез милеккә булган бәяләргә күз салу белән, торак алу өчен озак вакыт акча тупларга, ашауны-эчүне кысарга кирәклеге көн кебек ачык. Фатир алган очракта да, проблемалар моның белән генә төгәлләнми. Шактый еллар дәвамында югары процент ставкасы белән кредит түләргә кирәк булачак. Боҗрага әйләнгән чарасызлыктан чыгу юлы күренәме? Үз фатирыңны яисә йортыңны булдыру өчен хөкүмәт нинди мөмкинлекләр бирә? Әлеге сораулар белән без район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

- Илнур Хатыйпович, банклардан кредит алмыйча гына кешенең фатир алу мөмкинлеге бармы?

- Социаль ипотека программасы турында күпләр белеп бетерми дияр идем "Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр тораклы була ала. Әлбәттә, әгәр дә кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылса. Социаль ипотека системасындагы норма буенча, яшәү урынында теркәлгән торакта бер гаилә әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан ким булса, ул кеше торакка мохтаҗ дип санала.

- Әлеге программаның үзенчәлекләре белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Бюджет оешмасында эшләүче хезмәткәр дәүләт торак фонды белән килешү төзи. Килешү нигезендә ул әлеге фондка хезмәт хакының бер өлешен күчереп бара. Хезмәт хакының күпме өлеше дигәндә, һәр очракта ул аерым билгеләнә. Кагыйдә буларак, ул хезмәткәр кеременең 30 % тәшкил итә. Беренчел взнос кертү өчен билгеләнгән сумма җыелып беткәч, программада катнашучыга фатир сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

- Илнур Хатыйпович, социаль ипотека программасында чират мәсьәләсе ничек хәл ителә?

- Әлеге программада чиратың җитү-җитмәүне үзгә кагыйдәләр хәл итә. Программада катнашучының чираты тизрәк баруына тупланган средстволар ярдәмгә килә. Буласы фатирга акчаны күбрәк кертеп барган саен рейтинг та үсә.

- Димәк, монда да барысын акча хәл итә?

- Бүген бушка беркем дә фатир бирми. Классик ипотекага фатир алу бюджет өлкәсендәгеләргә, яшь гаиләләргә шулай ук авырга туры килә. Чөнки процент ставкалары югары. Ә социаль ипотекада квадрат метрлары арзанайтылган бәядән фатирлар тәкъдим ителә. Беренчел кертем 10 процентны тәшкил итә. Калган өлешен дә 6 процент еллык ставка белән генә түләргә кирәк. Өстәвенә программага кергәннән соң һәр туган балага дәүләт 200 мең сум акча күчерә. Әлегә средстволар бары тик торакка булган бурычны каплау өчен генә билгеләнгән. Шулай ук ана капиталы белән дә ипотека кредитын капларга мөмкин.

- Социаль ипотека программасы белән фатир алган кеше, аны түләп бетереп, тагын шул программа буенча торак алуга чиратка баса аламы?

- Юк. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр федераль программалардан файдалана ала.

- Бүгенге көндә районда социаль ипотека программасы буенча йорт төзелеше барамы?

- Татарстанның Дәүләт торак фонды программа нигезендә Мөслимдәге Вахитов урамы, 21А йорт адресы буенча йорт төзи башлады. Киләчәктә программа кысаларында тагын берничә йорт сафка басар, дип уйлыйбыз.

- Социаль ипотека программасы белән чиратка басу өчен төп шартның берсе - бюджет өлкәсендә эшләү дип беләбез. Кешенең бюджет өлкәсендә ничә ел стажы булырга тиеш?

- Эш стажы алай зур роль уйнамый. Иң мөһиме 2НДФЛ документы алырлык булсын. Аннары гаиләдә бер кешегә айлык керем җиде мең сумнан да ким булмаска тиеш. Бюджетка карамаган оешмалар да социаль ипотека программасында катнаша ала. Оешмалар ай саен, кергән табышларының 1 % өлешен фондка күчереп барып, квота җыя алалар. Квота аларның хезмәткәрләренә социаль ипотека программасында катнашу хокукы бирә. Чиратка басып, килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә исәп счетына ай саен өч мең сумнан артык айлык кертем салып барырга тиеш. Бу - торак базарында бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентын тәшкил иткән сумма. Ул үзгәреп тора.

- Авылда теркәлгән кеше шәһәрдә социаль ипотекага чиратка баса аламы?

- Юк. Шәһәрдә фатир алу өчен әлеге шәһәрдә даими теркәлгән булу кирәк. Вакытлыча теркәлү дә рөхсәт ителми. Элек программада катнашу өчен кешенең калада биш ел даими "прописка"сы булуы мөһим иде. Хәзер бу алай түгел. Әмма авылдан килдем дә, берәрсенә пропискага кереп социаль ипотека буенча фатир алдым, дигән сүз түгел. Монда документ тапшыручының һәр справкасын җентекләп тикшерәләр - фатир алыр өчен генә махсус теркәлмәгәнме ул, чынлап та торакка мохтаҗмы.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

- Социаль ипотека программасы буенча чиратка басу һәм программада катнаша алу турында төгәлрәк район хакимиятендә белешергә мөмкин. Кызыксындырган сорауларны (843) 221-69-49 номеры буенча Татарстан Дәүләт торак фондына, шулай ук безгә дә - хакимиятнең инфраструктур үсеш бүлегенә - 2-41-00 телефонына юлларга мөмкин.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X