Мөслим-информ

Укучыларбыз иҗаты. Фатихалы гомер

1940 елның кышында Әмирхан белән Әминәнең тормышын тулыландырып, гаиләгә шатлык өстәп, зәңгәр күзле, сары чәчле кыз дөньяга аваз салды. Нәни иреннәре янында җиләккә охшаган кечкенә генә миңе бар. Әминәнең үзендә дә бар андый миң. Ул аңа сөйкемлелек өсти, елмаюын мәгънәле итә. Баласында нәкъ шундый миңне беренче тапкыр күргәндә, Әмирхан сөенечен яшерә алмады: “Җиләк кебек тәмле кызым”, – дип сөйде.

Балага исем кушкан көннән Әминә бик каты авырый башлады. Әмирхан хатынын тәрбияли, тизрәк аякка бастыру өчен тырыша. Кызын әнисе куенына күтәреп сала да, читкәрәк китеп, сабыеның әнисе кочагында назлануын күзәтеп тора. Яшь ананың аяк-куллары сызлавына түзә алмаслык вакытлары була. Көчле авыртулар башланганда, Әмирхан күкрәк сөте имеп яткан сабыен тизрәк кулларына ала, Әминәгә ничек ярдәм итәргә белми чарасыз кала. Кечкенә Миңсылу, әтисенә үпкәләгән кебек, нәни иреннәрен турсайтып үпкәләп ала да, аңлыйм хәлегезне, дигән кебек, тыныч кына йокыга китә. Бик тере, хәрәкәтчән булса да, сабыр булды Миңсылу. 
Әминәнең бәбидән соң өзлегеп китүе турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмады. Күрше Сәрби әби көн саен яңа сауган кәҗә сөте алып керә. Борынгылардан ишетеп белгән алымнар белән яшь хатынны мунчада дегет сабыны белән сылый, төрле дәвалау чараларын сынап карый. Әминә Сәрби әбинең шифалы кулларының дәвасына өметләнә.
***
1941 нче елның 22 июнь иртәсендә ил өстенә кайгылы хәбәр таралды. Август аенда хат ташучы Әмирханга повестка китерде. Әмирхан авыру хатынын, яшь баласын калдырып, дошманга каршы сугышка китте.
Әминә үзе генә Миңсылуны карарлык хәлдә түгел иде. Сәрби әби үзенең кирәкле әйберләрен төенчеккә төйнәде дә, ишегенә йозак салып, кәҗәсен ияртеп, Әминәләргә яшәргә күченде. Карчык, олы яшьтә булса да, җитез хәрәкәтле, бөтерчек кебек иде. Әминәгә үлән сулары эчерде, иртәнге чыкта аунатты, кәҗә сөте кайнатып эчертте. Сәрби әбинең тырышлыгы бушка китмәде. Әминә күзгә күренеп тернәкләнде. Миңсылуны, беренче тапкыр кулына алып, күкрәгенә кысканда, күзләренә яшь килде. Әминә өчен үз аягыңда йөрү зур бәхет иде. Бераз хәл кергәч, Сәрби әбигә әкренләп хуҗалыктагы вак-төяк эшләрдә булышты. Озакламый Миңсылу дә “эшкә” ярый башлады. Тәпи басып йөри башлагач та, Сәрби әбигә ияреп лапаска кәҗә саварга чыкты, ике тавык һәм әтәчкә җим сала торган булды. 
***
Әминәгә Әмирхансыз бик авыр иде. Миңсылу әтисен сорап җанга тия. Фронттан җибәргән сурәтен кочаклап, белгән матур сүзләрен тезә. Яшь хатынның үзәкләрен өзеп, бәгырьләрен өтеп ала бу күренеш. “Сабыебыз бәхетеннән, берүк исән-сау гына кайтырга язсын инде,” – дип, үзалдына сөйләнеп куя.
Юк, аямады сугыш аларны... 1944 елның буранлы кышында хат ташучы, Әминәгә туры карарга кыймыйча гына, өчпочмаклы хат тоттырды. Хатны ачып укымаса да, Әминә анда яхшы хәбәр түгеллеген чамалады. Хат “Өлкән лейтенант Хәбиров Әмирхан Сабир улы сугышта батырларча һәлак булды ...” дигән сүзләр белән башланган иде. Әминә, күз яшьләрен Миңсылуга күрсәтмәс өчен, чоланга чыгып, каһәр суккан сугышны каргый-каргый елады.
...Бер-бер артлы көннәр үтә торды. Миңсылуга дә биш яшь тулды. Сәрби әби авырып, урын өстенә калды. Ул елларда колхозда эш бик каты иде, Әминә колхоз эшеннән кайтып кермәде. Сәрби әбине карау кечкенә Миңсылуга йөкләнде. Миңсылу әбисенә үлән чәе эчертте, урын-җирен рәтләде, аны бер минутка да ялгыз калдырмады. Көн буена Сәрби әби янында, аның кәефен күтәрергә тырышып, ягымлы сүзләр сөйләп, олыларча кайгыртып йөрде. Соңгы елларда бу гаиләнең үз кешесенә әверелеп киткән Сәрби әби үзен чын-чынлап бәхетле хис итә иде. Миңсылуның шифалы кулларында ниндидер тылсым тоя, йомшак телләреннән дәва таба иде карчык. Ул кызны рәхмәт фәрештәләренә тиңли, кешеләрне дәваларга сәләтен күреп сөенә иде. Үз хәлен аңлап, Миңсылуга үзе белгән дәвалау серләрен өйрәтергә ашыга. Сәрби әби урын өстендә озак ятмады: авыз эченнән генә догаларын укып яткан җирдән, бу йортка бәрәкәт теләп, хәер-фатихасын калдырып, бакыйлыкка күчте.
***
Сугыш үткән урыннарда урнашкан балалар йортларын тылга күчергән вакытта, Әминә украин кызы Оксананы тәрбиягә алды. Ап-ак йөзле, үтә ябык, гәүдәгә Миңсылудан әлләни артык булмаган бу кызчык, аны күрүгә: “Мамочка, милая, пойдем домой!” – дип, кочагына сарылды. Әминәдә үз анасының чалымнарын тапкандыр, күрәсең. Иреннәре өстендә Оксананың да нәни генә миңе бар икән. Бөтенләй үз кызы, диярсең... Авыл кешеләренең “Башыңа тай типмәгәндер бит, үз тамагыңны көчкә асраганда, ятим бала карарга ничек йөрәгең җитә?” дигән сүзләреннән соң, шикләнеп тә калган иде, югыйсә. 
Әминә баланы кире кагарга үзендә көч таба алмады. Тиз арада документлар әзерләп, рәсмиләштереп тә куйды. Миңсылу Оксананы бертуганы кебек кабул итте. Хәлсезләнгән, ачлыктан йончыган авыру кызчыкны Миңсылу бер дә үзенең игътибарыннан читтә калдырмады. Сәрби әбисенең ничек дәвалавын исенә төшереп, Оксанага көн саен яңа сауган кәҗә сөте эчерттеләр. Бәрәңгесе, сөте булган кешеләргә ачлыкны җиңәргә була анысы... 
Оксана күзгә күренеп тазарып китте, кешеләр белән аралаша башлады. Элеккеге куркаклыгы, шикчел карашы, йомыклыгы да кимеде. Төнлә сискәнеп уяну, куркып елаулары да сирәкләнде. Әминә кызларының татулыгын, бер-берсе өчен өзелеп торуларын күреп сөенеп туя алмый, теге вакытта кешеләр сүзенә карамыйча, дөрес карар кабул итүенә үкенми ул.
Сугыш тәмамланды. Көн артыннан – көн, ел артыннан ел уза торды, сугыштан соң тормышлар бераз рәтләнеп китте. Миңсылу белән Оксанага быел 7 яшь тулды. Мәктәпкә бару өчен, әнисе иске киндердән букча тегеп бирде аларга. Миңсылу мәктәптә алдынгы укучы, әнисенең горурлыгы булды. Оксана да татарча ипле генә итеп сөйләшә башлады. 
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Миңсылу Казанга юл тотты, Оксана балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашты. Миңсылуның теләге табибә булу иде. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, Казанда республика хастаханәсендә табибә булып эшкә урнашты. Шәһәрдә авыл кызына үзен табу җиңел булмады, әлбәттә. Нинди генә эшкә алынса да, Миңсылуның күз алдына, ак фәрештә булып, Сәрби әбисе килеп баса, аңа көч бирә. Аның сынатырга хакы юк, чөнки бу юлны ул үзе сайлады. Сәрби әби фатихасын алган кыз тырыш хезмәте, авыруларга карата шәфкатьлелеге, үз өстендә туктаусыз эшләве аркасында, акрынлап абруй казана башлады. Миңсылу Әмирхановнаның үзенчәлекле дәвалау ысуллары, шифалы куллары турында сокланып сөйлиләр иде. Кызы турында мактау сүзләре ишетү – ялгызы бала үстергән ана өчен чиксез шатлык, горурлык. Әминә апа лаеклы ялга чыккач, Оксана белән бергәләп, кызы янына күченеп килделәр. 
***
Барысы бергә чәй эчеп утырганда, ишеккә шакыдылар. Акрын гына торып, Әминә апа ишекне ачты. Ишек төбендә ап-ак чәчле, ябык кына бер абзый басып тора иде. Ул беренче эндәште:
– Исәнмесез! Мин Степан атлы булам! Оксана Бондарчук бу йортта торамы?
– Исәнмесез! Әйе. Оксана, кызым, сиңа килгәннәр!
Әминәнең күңеле нидер сизенгәндәй, йөрәге ашкынып тибәргә тотынды. Оксана үз бүлмәсеннән чыкты, таныш кешегә караган кебек, бусагада торган ир-атка текәлеп карап торды. Степан кызның ирен өстендәге миңен күреп, ишек катында торган баланың үз кызы икәнен таныды.
– Кызым!
– Әтием!
– Кызым, күпме еллар эзләдем мин сине! Менә нинди булгансың син! 
Оксананың күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ата белән бала арасыннан күзгә күренми торган җылы дулкын үтте.
...Таң атканчы сөйләштеләр алар. Әтисе кызын Украина якларына алып китәчәге турында белдерде. Әминәне үз әнисе дип танып, аны кадерләп яшәгән Оксана алдагы тормышын берничек тә аннан башка күз алдына китерә алмый иде. Барысы да тып-тын калып, сагышлы уйларга чумып утырган минутларда һәркайсы алдагы көннәргә план корды. Назлы сүзләр, рәхмәтләр күп әйтелде, яшь аралаш көлүләр дә, юатулар да күп булды бу кичтә. Аерылуны йөрәге белән аңласа да, Әминә Оксана белән хушлашырга әзер түгел иде әле. 
***
Степан, Казанда бер атна кунак булганнан соң, балалары өлкәннәр өчен көтелмәгән тәкъдим ясадылар. Алар Степан белән Әминәне картлык көннәрендә бергә күрергә теләүләрен, барысы өчен дә шулай яхшырак булачагын белдерделәр. Балаларының фатихасы белән, Әминә апа һәм Степан бергә тормыш кордылар.

Илүзә Кашапова
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: