Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаршланган ташкабак

Фаршланган ташка­бакны яратмаган кеше юктыр. Кышка аяк ба­сканда яшелчәле ри­зык аеруча тансык була. Райондашыбыз Ләйсән Гыйзетдинова­дан фаршланган ташка­бак рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: уртача зурлыкта­гы ташкабак, мөгезле эре терлек итеннән ярты ки­лограмм чамасы фарш, ур­тача зурлыктагы ике баш суган, артык зур булмаган ике данә помидор.

Әзерләү тәртибе. Таш­кабакны икегә ярабыз да кабыгыннан арындырабыз һәм, орлыкларыннан чи­стартып, турыйбыз. Суган­ны – ярымбоҗралап, поми­дорны шакмаклап турарга кирәк. Аерым табада фарш, суган, помидорны томалап пешерәбез. Кирәгенчә тоз, төрле тәмләткечләр сала­быз. Аннан ташкабаклар эченә әзер эчлекне туты­рып, духовкага куябыз. 20-30 минут пешкәннән соң, фаршланган ташка­бак өстенә сыр уып сала­быз һәм янәдән 10 минутка духовкага куябыз. Өстәлгә кайнар килеш бирәбез. Өстен укроп, петрушка белән бизәргә була.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X