Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Фантазия” тылсым илендә

Метрәй башлангыч мәктәбендә балаларның сәләтен кече яшьтән ачуны максат итеп эшлиләр.

Балалар буш вакытын файда­лы шөгыль белән үткәрсен өчен нинди генә мөмкинлекләр юк бүген?! Техник түгәрәкләр, сәнгать юнәлешендәгеләре, кул эшләре түгәрәкләре... Хәтта мультфильм төшерү белән мавыгучылар да бар. Хәер, әлегә андыйлар республикада да санаулы гына. Районда исә бары тик Метрәй башлангыч мәктәбендә генә шөгыльләнәләр.

Теләк кенә кирәк

Башлангыч мәктәпләрдә, ни кызга­ныч, түгәрәкләр эшчәнлеге каралмаган. Шуңа да карамастан, Метрәй мәктәбендә үз инициативалары белән оештыралар түгәрәкләрне. Ничә еллар инде бала­лар бакчасында – “Күбәләк”, башлангыч классларда “Шатлык” театрлары эшли. Аларны мәктәп директоры – үзе дә те­атр сәнгатенә мөкиббән булган Синара Яббарова җитәкли.

– Укучылар белән узган ел республикакүләм конкурста икен­че урынны алдык, “Күбәләк” театры ике ел рәттән “Сәйяр” конкурсында номинациядә җиңү яулады. Башлан­гыч мәктәпләргә түгәрәкләр бирелмәве аңлашылмый. Авыл баласының да нин­ди дә булса түгәрәктә шөгыльләнәсе, сәләтен үстерәсе килә. Мәктәптән тыш эшләр үзәге яки сәнгать мәктәбе фили­алын ачсалар, яхшы булыр иде, – ди Си­нара Яббарова.

Мәктәптә “Фантазия” мультстудия­се дә дүртенче елын эшли. Анысын да үз теләкләре белән юктан гына эшләтеп җибәргәннәр. Кайчандыр мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мультфильм төшерү серләренә өйрәнгән Равилә Шәрифуллина тәвәккәлләп тотынган бу җаваплы һәм авыр эшкә.

Түгәрәк оештыру турында сүз баш­лауга, гадәттә, матди-техник база бул­мау, кыйммәтле җиһаз-җайланмалар кирәклеге күз алдына килеп баса да, илһам һәм теләк дигәне шунда ук юкка чыга. Метрәйлеләр исә андыйлардан түгел. Гади генә фотоаппарат, кәрәзле телефон һәм компьютер ярдәмендә дә мавыктыргыч мультфильмнар төшерә алар. Балаларның әвәләп ясау белән ма­выгуын, бу шөгыльнең вак кул мотори­касын, иҗади күзаллауны үстерүен истә тотып, пластилиннан ясалган филь­мнар төшерергә алынганнар.

– Тиешле аппаратлар булмау эшебезнең сыйфатына тәэсир итсә дә, профессиональ студияләр белән бергә республикакүләм бәйгеләрдә көч сы­нашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз. Өч ел эчендә республика күләмендә үткән егермегә якын конкурста җиңү яула­дык, – ди Метрәй башлангыч мәктәбе тәрбиячесе Равилә Шәрифуллина.

“Балалар планетасы”, “Унынчы муза” конкурсларында аеруча теләп катна­шалар. Быел Туган телләр һәм халы­клар бердәмлеге елы уңаеннан игъ­лан ителгән “Милли мультFest” балалар кинофестиваленә биш эш җибәргән бул­ганнар. Аларның өчесе финалга узган. Фестивальнең 21-23 апрель көннәрендә Казанда узачак йомгаклау турына һәм “Байтик” лагерена чакыру алганнар.

Әкият шулай туа

Экран каршына утырып, әзер муль­тфильмны карау гына рәхәт ул. Һәр кадр артында никадәр хезмәт ятуын бу эш белән шөгыльләнүчеләр үзләре генә белә. Балалар геройларны да һәм сю­жет өчен башка кирәк-яракларны да пластилиннан әвәләп ясыйлар. Хәрәкәт итәчәк персонажларны тигез өслеккә ур­наштырып, артка тиешле фонны (алар күп вакытта компьютерда эшләнә) ку­ялар. Бер мултьфильмга – 4-5әр, кай­чакта аннан да күбрәк фон әзерлиләр икән. Фигураларны кадрга гади фото­аппарат ярдәмендә төшерәләр. Бер се­кундлык кадр өчен генә дә геройны 12-15әр тапкыр хәрәкәтләндерү сора­ла. Хәрәкәт дигәне дә фигураны кадр саен күчерү белән генә чикләнми, аяк- куллар да, гәүдәнең башка өлешләре дә хәрәкәтләнергә тиеш. Фотоаппаратны да әз генә селкетергә дә ярамый. Юкса бөтен эшең юкка чыгачак.

Төшерү эшләре төгәлләнгән соң, компьютерда мультфильмны монтаж­лау башлана, башкача әйткәндә, герой­ларга “җан кертәләр”. “Анысы катлаулы процесс булганлыктан, үзем эшлим”, – ди Равилә. Моның белән генә эш бетми. Мультфильм геройларын сөйләштерү дә кирәк бит әле. Тавышны да балалар үзләре яздыра. Карап торсаң, бер дә җиңел эш түгел. Сүзләрен дә ятларга, авазларны ачык итеп әйтергә, тиешле интонацияне дә бирергә кирәк.

Шул рәвешле балалар әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәләр, аралашу әдәбенә өйрәнәләр. Күмәк хезмәтнең җимеше дә татлы: фантазиялеләр үзләре иҗат иткән филь­мнарны экраннан бик яратып карыйлар. Конкурс-фестивальләрдә җиңү аларны яңа эшләргә илһамландыра.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев