Мөслим-информ

Фаҗигале төн

Балалык еллары аракы сөременә уралып узгангамы, Илһам аракылы мәҗлесләрне күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Укуны тәмамлагач, югары белемен дә алды, эшенә дә урнашты. Авызына шайтан суының тамчысын да алмады егет. Күңелдә үкенеч кенә калды – әнисен әтисеннән яклый алмады. Кыйналулар, тоташ тавышлы-гаугалы көннәр сәбәп булдымы – әнисе бик иртә мәңгелеккә күчте.

Кечкенә чакта әтисенең эчкәнен күреп, чаршау артына кереп кача торган иде Илһам. Әнисенең исерек ир белән ничек җәфа чигүен дә, әтисенең бөтен булган акчасын хәмергә сарыф итүен дә күреп үсте. Әнисенең елаудан шешенеп беткән йөзен нәни куллары белән сыпыра-сыпыра: “Елама, әнием, елама! Үсәм дә алып китәм мин сине бу өйдән”, – ди торган иде. Балалык еллары аракы сөременә уралып узгангамы, Илһам аракылы мәҗлесләрне күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Укуны тәмамлагач, югары белемен дә алды, эшенә дә урнашты. Авызына шайтан суының тамчысын да алмады егет. Күңелдә үкенеч кенә калды – әнисен әтисеннән яклый алмады. Кыйналулар, тоташ тавышлы-гаугалы көннәр сәбәп булдымы – әнисе бик иртә мәңгелеккә күчте. Авылдан чыгып китте дә “Кире әйләнеп кайтмам” диде Илһам. Һәм кайтасы да калмаган икән....

... Югары белемле укытучы булса да, зур йөк машинасын иярләде ул. Чит илдән кыйммәтле савыт-саба ташыды. Юлда кечкенә улларын җитәкләгән гаиләне күреп, үзе дә әти-әниле балачагына кайткандай булды. Әтисе эчмәгән вакытларда менә шулай матур итеп йөриләр иде бит алар. Җәй көннәрендә туган авыл, туган нигез ныграк сагындыра икән! Ял көнне, һичшиксез, туган авылга кайтып киләсе булыр, дип планлаштырды Илһам. 

Чакырылмаган кунак 
Рәфил белән Мансур аның кайтуын кайдан ишетеп алганнардыр – кичкә килеп тә җиттеләр. Мәктәптә укыганда ук сыра белән хәйран дус булган иптәшләре, “очрашу хөрмәтенә”, “безнең өчен”, “дуслык өчен” дия-дия, күпме кыстаганнардыр Илһамны, тик аның гына җавабы үзгәрешсез иде. Алар белән “чәкештереп” эчмәсә дә, яшьлек истәлекләрен барлап, бер өстәл артында утырды. Күпме эчеп тә бер тамагына хуҗа була белмәгән Мансур тагын аракы юллап чыгып китте. Урамнан үзе кебек тагын берәүне ияртеп керде ул. Чакырылмаган кунаклардан тәмам туйган Илһам башта, әдәплелек саклап, эндәшмәсә дә, соңрак җайлап кына, иртәгә эшкә китәргә кирәклеге турында сүз кузгатты. Тегеләр булган аракыларын голт-голт йоттылар да теләр-теләмәс кенә ишеккә юнәлделәр. Юылмаган өс-башларыннан әллә нинди әчкелтем исләр аңкыган, тузган чәчләренә тәмәке төтене сеңгән ир-атлардан соң өйдә түзеп тормалы түгел иде. Тәрәзәләрен ачып куйды Илһам. Тынычлап йокларга гына насыйп булмады үзенә. Төнге 12 туларга санаулы минутлар гына калганда ишеккә шакыдылар. Башта ачмаска уйласа да, Илһам ишек катына килде. Ә анда, күзләрен зәһәр ялтыратып, ачудан иреннәре кысылып, борын тишекләре киерелгән Мансур басып тора иде. Төнге кунак керә-керешкә акырырга тотынды: 
– Кесәмнән бер мең сум акча белән машина йөртү таныклыгын син генә урлагансың. Китер минем акчаларны, документларны. Кая куйдың аларны? Әллә сиңа гына эшләп йөрергә дигән ул? Мин дә менә фура йөртәм. Харап булган икән берәү, эчми, имеш. Эчмәгәч, эчең кортлар әле менә. Бир акчаларны! 
Тир түгеп эшләп тапкан хәләл акчасы яшәренә дә, ашарына да җитеп барган Илһамга балачакта бергә уйнап үскән иптәшенең сүзләре сәер һәм көлке булып тоелды. Аның бер мең акчасына калганмени инде ул?! Үз гомерендә кешенең энәсенә дә тимәгән егет, киресенчә, акчаны мохтаҗларга, ятимнәргә үзе өләште. 
Илһамның аптырап карап торуына, югалып калуына Мансур үзенчә нәтиҗә ясады. Беркайда да эшләмичә, кеше хисабына көн күреп, аракыдан юаныч табып яшәгән Мансур авыр йодрыгы белән Илһамга китереп сукты. Көчле сугудан идәнгә гөрселдәп килеп төшкән Илһам аңын югалтты. Күзе-башы тонган сәрхүшкә бу җәза бик аз кебек тоелды. Ул, аш-су бүлмәсеннән мал суя торган пычак алып чыкты да, аны Илһамның иңсәсенә кадады. Соңрак, җан-фәрман белән тартып алып, корбанының муенына батырды. Илһам авыр итеп бер ыңгырашты да күзләрен йомды... Зур җинаять кылган Мансурның гына керфеге дә селкенмәде... Әллә мал чалды, әллә кеше гомерен кыйды... Канлы кулларын юып, буялган чалбарларын сөрткәләде дә, ишекне бикләп, Илһамның телефонын эләктереп чыгып китте. Янәсе, аңына килсә, ярдәм чакыра алмасын, Мансурны сатмасын... 
Икенче көнне эшкә чыкмаган Илһамның юклыгын хезмәттәшләре бик тиз абайлап ала. Дусты Айрат, телефоны да җавап бирмәгәч, нидер булганын сизенеп, Илһамның туган авылына юл тота. Дусты аңа өй ачкычларының дубликатын биргән була. Шакып-шакып та ачучы булмагач, Айрат ишекне үзе ачып керә. Керә дә, телсез-өнсез кала... Кан эчендә яткан Илһамга инде бернәрсә белән дә ярдәм итеп булмый. Идәндә кан белән язылган “М” хәрефен күреп, монда эшләрнең хәтәр булуын аңлап ала. Иптәшенең үлем газабыннан зур булып ачылган күзләренә карый да сулкылдап елап җибәрә Айрат... 
Полиция хезмәткәрләренә җинаятьчене тоткарлау авыр булмый. “Имин шәһәр” программасы нигезендә күпфатирлы йортлар ишегалдына куелган күзәтү камералары да ярдәмгә килә. 

Суд залында 
– Мин аны үтерергә теләмәдем. Мин сакландым гына. Иң элек ул миңа ташланды. Мин карап торырга тиеш идеммени? – дип, гаебен өлешчә генә танырга ниятләгән Мансурның корган планнары барып чыкмады. 
Медэкспертиза Мансурның тәнендә бәрелгән-сугылган бер генә эз дә булмавын раслады. Аннары мәрхүмнең гәүдәсе дә җинаять кылуда гаепләнүченеке белән чагыштырганда, җир белән күк арасы иде. Судта өйрәнчек малайлар түгел, тәҗрибәле белгечләр утыруын гына исәпкә алмады ахры Мансур. Аның ялганы барып чыкмады. Алдан уйлап, авыр җинаять кылганы өчен ул 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Кечкенә баласы булуы исәпкә алынмаса, каты режимлы колониядә утыру вакыты тагын да күбрәк булыр иде. 
Исемнәр үзгәртеп бирелде. 
Лилия Шәймиева.

Фото- Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: