Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы үләннәр турында

Бу үләннәр елга буйларында, болыннарда, урманнарда үсә.

 Сезгә аларның һәркайсы таныш. Ә менә нинди дәвага ия булуларын күпләрегез белмидер әле. Кузгалакта С витамины күп. Киптерелгән яки тозланган кузгалак яфракларын кышын да кулланып була.

Үги ана яфрагы - йөткерүгә, салкын тиюгә каршы кулланыла. Ул бик иртә чәчәк ата, шунлыктан башка үсемлекләр чәчәк атканчы, апрельдә бал кортларын туендырып тора.

Язгы ут чәчәк, ягъни адонис халыкка элек-электән үк таныш. Аңардан шифалы йөрәк даруы ясыйлар.

Тузганакта С һәм А витаминнары, тимер, кальций, фосфор тозлары кебек безнең өчен файдалы минераль матдәләр тупланган. Ашказаны һәм бавыры авырткан кешеләргә тузганак тамыры ашарга кушалар. Тузганак мае төнәтмәсе пешкән урынны дәвалау өчен файдалы. Язгы яшь яфракларыннан тәмле салат әзерләп була.

Үләннәрне күләгәле, җилсез урында киптерегез. Дару ясаганда фармацевт белән киңәшергә дә онытмагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев