Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Facebook та социаль челтәрнең психика өчен зыянлы булуы турында белдерелә

Социаль челтәрне пассив карау психикасына начар йогынты ясавын ачыклаган.


(«Татар-информ»). Галимнәр социаль челтәрдә яңалыклар тасмасын карап утыру кешеләрнең психикасына начар йогынты ясавын ачыклаган. Бу хакта Facebook блогында хәбәр ителә, дип яза "Известия".

Экспериментларның берсендә Мичиган университеты студентлары катнашкан, аларның бер өлешенә яңалылар тасмасын карарга кушканнар, ә икенчеләренә -хәбәрләр язып дусларына җибәрергә. Нәтиҗәдә, беренче төркемнең көн азагында кәефләре кырылган, ә икенче төркемнең психологик халәте, киресенчә, яхшы булган.

Тикшерүчеләр моның сәбәбен башкалар турында уку үзеңне башкалар белән чагыштырырга мәҗбүр итүдә дип тапкан. Кагыйдә буларак, үз файдаларына түгел. Моннан тыш, бу кешеләрне чынбарлыктагы социаль тормыштан аера.

Социаль челтәрдә дуслар һәм туганнар белән актив аралашу бары тик файдалы булуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X