Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эзләнүләр аша – яңалыкка

Мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирүче Түбән Табын интернат-мәктәбенә – 50 ел.

Интернат-мәктәптә бүген 84 бала белем ала. Балаларның барысын да үз канаты астына сыендырып, аларга тиешле белем һәм тәрбия биргән мәктәп ул. 
Мөмкинлекләре чикле балалар белән тәрбия чаралары актив алып барыла. Төрле эзләнүләр нәтиҗәсендә яңалыклар да кертәбез. Шуларның берсе – шигъри тәнәфесләр. Атнага өч тапкыр үткәрелүче “тәнәфесләрдә” татар әдәбиятын, күренекле шагыйрьләребезнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Балаларның сөйләм телен матурлау, камилләштерү ягыннан да аларның әһәмияте зур. Бу уку елында күп чаралар онлайн форматта алып барылды. Укучылар туры эфирдан шагыйрьләр Эльмира Җәләлова, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех белән элемтәгә чыкты. Чара барышында балалар шагыйрьләрнең әсәрләрен яттан сөйләде, әдипләргә сораулар бирде. Шагыйрьләр иҗатына багышланган презентацияләр, китап күргәзмәләре дә балаларда зур кызыксыну уятты. 
Мәктәбебез Мөслим матбугат үзәге белән дә актив хезмәттәшлек итә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башлангыч класс укучылары Мөслим радиосында туган телгә багышланган шигырьләр сөйләде. Газета битләрендә укучыларыбызның язмалары басылу да – мәктәбебез өчен горурлык. Район үзәк китапханәсе, туган якны өйрәнү музее белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Китапханә һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән ачык чараларда укучыларыбыз да актив катнаша. 
Кул эшләрен дә бик яратып башкара балалар. Тәрбиячеләр белән берлектә аппликация буенча дәресләр үткәрәбез. Укучыларның эшләре район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Балалар кул эшләре белән әти-әниләрен дә сөендерә, аларга бүләкләр әзерли. Үзешчән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү дә игътибар үзәгендә. Мәдәни чараларда актив катнашабыз. Җырлар, биюләр әзерләп, ел саен балалар “Без бергә” фестивалендә сәләтләрен күрсәтә. 
Укучылар атнага ике тапкыр “Нептун” бассейнына, тренажер-залга йөри, спорт чараларында да теләп катнаша. Бу уку елында музыкаль тәнәфесләр дә кертелде. “Адреналин” үзидарәсе әгъзалары тарафыннан оештырылган флешмобларда укучылар бергәләп хәрәкәтле уеннар уйный, биеп күңел ача. 
Балаларның җәйге ялларын да файдалы һәм күңелле итәргә тырышабыз. Республикада мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган биш лагерь сменасының берсе бездә урнашкан. “Шифа” сәламәтләндерү лагере балаларга 2017 елда хезмәт күрсәтә башлады. Әлеге смена балаларның каникулларын мавыктыргыч, кызыклы итү, сәламәтлекләрен тагын да ныгыту максатыннан уздырыла. Гомумән, тәрбияви чаралар балаларның төрле өлкәләрдә кызыксынуларын арттыра, сәләтләрен ача, алга таба үсәргә мөмкинлек бирә. 
Гөлназ Әхмәтова, Түбән Табын интернат-мәктәбенең өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X