Эх, парланмаса!..
Машина тәрәзәсе һәм күзлек пыяласы парланудан чара эзлибез.
Көннәр әкренләп суыта башлады. Кышкы салкынча һаваны сагынып көтсәк тә, мәшәкатьләр арта: машинаны кабызгач, тәрәзәләр парлана. Бу очракта нишләргә?
Машина тәрәзәсе парланмасын дисәгез, “Антизапотеватель” кулланырга тырышыгыз. Аны коры тәрәзәгә сиптереп, коры чүпрәк белән яхшылап сөртеп алырга кирәк. Пыялада хасил булган юка элпә “тирләргә” мөмкинлек бирми.
Машина тәрәзәләре тирләү суык һава торышына гына бәйле булмаска да мөмкин. Машина салонының фильтры пычранса да тәрәзә парлана. Фильтр тыгылу һава агымын киметә һәм машина тәрәзәсе парлана.
Суык көнне салонда спиртлы эчемлекләр кулланган кеше утырса да, тәрәзәләр парлана, чөнки спирт пары үзенә су җыя.
Тәрәзәләр “тирләмәсен” өчен, гидроизоляция сыйфатын контрольдә тотарга кирәк: тәрәзә пыяласын тыгызлагычны ныклап урнашуына, пыяла чистарткыч, антенна чыга торган урыннарда һава керердәй тишекләр калмавына игътибар итегез.
Тәҗрибәле машина йөртүчеләр мичне ал һәм ян тәрәзәләргә җылы һава агымы килә торган итеп көйли. Арткы тәрәзәләр өчен өстәмә җылыткыч урнаштыру да бу проблемадан котылырга булышачак.
Чирләп, бина эчендә медицина битлегеннән йөргәндә эш харап: күзлек парлана. Бу очракта битлек борынга һәм биткә сыланып торырга тиеш. Моның өчен битлекнең бауларын әзрәк кыскартырга, төенләп куярга мөмкин.
Күзлекне һәр кич сабынлап юыгыз һәм, киптергәч, салфетка белән ялтыратып сөртегез. Сабын үзеннән соң юка элпә калдыра, ул линзаларны парланудан саклый.
Сабынны коры килеш тә кулланырга мөмкин. Бу очракта көн саен урамга чыгар алдыннан күзлек пыяласын коры сабын белән ышкып, киҗе-мамык тукыма белән сөртергә кирәк.
Күзлекне парланудан саклау өчен глицерин да куллана аласыз. Фланель тукымага берничә тамчы глицерин тамызып күзлек пыяласын ышкырга кирәк. Ул кипкәч, махсус салфетка белән пыяланы ялтыратасы гына кала.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев