Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Европротокол" нәрсә ул

. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннән соң документлар тутыруга үзгәрешләр кертелде. Ул "европротокол" дип атала. "Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике водитель ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та иминият документларын тутыра ала. Ләкин бу очракта бары ике генә машина бәрелешкән булырга һәм шоферларның берсе үз гаебен танырга тиеш. Машиналардагы кешеләрнең бернинди тән җәрәхәтләре алмавы...

. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннән соң документлар тутыруга үзгәрешләр кертелде. Ул "европротокол" дип атала. "Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике водитель ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та иминият документларын тутыра ала. Ләкин бу очракта бары ике генә машина бәрелешкән булырга һәм шоферларның берсе үз гаебен танырга тиеш. Машиналардагы кешеләрнең бернинди тән җәрәхәтләре алмавы һәм китерелгән зыянның 50 мең сумнан артмавы да төп шарт булып тора, - ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча ЮХИДИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. - Артык зур булмаган аварияләр нәтиҗәсендә юл уртасында сәгатьләр буена туктап торган машиналар бөкеләр барлыкка китерә. Европротокол исә әлеге хәлләргә киртә булыр дип ышанабыз".

Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибе нинди соң?

- Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 23.10.1993 №1090 карары) 2.5 пункты нигезендә, һәлакәткә катнашы булган транспорт йөртүче, түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

- транспортны һәлакәт урыныннан кузгатмаска, яктылык сигналын кабызып, юлга авария билгесен куярга;

- ашыгыч ярдәм яки табиб килгәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк. Чамадан тыш кискен очракта зыян күрүчене башка машинада хастаханәгә илтергә. Әгәр дә мондый мөмкинлек юк икән, шәхси транспортта якындагы дәвалау учреждениесенә илтеп, рәсми документ яки машина йөртү таныклыгын күрсәтеп, фамилияңне, транспортның теркәү номерын хәбәр итәргә һәм яңадан һәлакәт урынына барырга;

- башка транспорт чараларына хәрәкәт ябылса, машинаны юлдан алырга. Шаһитлар катнашында транспортның куелышын, һәлакәт урынын җентекләп теркәп куярга яки авария урынын әйләнеп узуны оештырырга;

- һәлакәт турында полициягә хәбәр итәргә, аварияне күргән яки күзәткән кешеләрнең фамилия һәм адресын язып алып, полиция хезмәткәрләренең килүен көтәргә;

- әгәр дә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче юк икән, машина йөртүчеләр үзара килешеп, якынча авария схемасын төзеп, имзалап, якындагы юл-патруль посты яки полиция бүлегенә барып теркәтергә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев