Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этләрегез бәйдәме?

Берничә ел элек туганнарның эте өскә сикерде. Тик торганнан. Ярый әле, абый янәшәдә иде...  Этләрдән мин кечкенәдән куркам. Нигә, белмим. Башлангыч сыйныфларда укыганда, өерләре белән йөргән этләрдән куркып, туры юлдан кайтмыйча, урап йөргәнем бүген дә хәтердә. Әби: “Курыкма, кызым, эт курыкканыңны сизә”, – ди иде. Шулайдыр да бит, курыккач, нишлим соң?!

Хәзер дә куркам. Зуррак эт күрсәм, бүген дә урап үтәм. Курыкканга куш дигәндәй, берничә ел элек туганнарның эте өскә сикерде. Бәйдә торучы этне әллә ычкындырганнар, әллә үзе ычкынган. Безне күреп, өрә-өрә безгә таба килә башлады бу. “Тими ул, – ди абый. – Акыллы бит ул!” Үзе, этен сөяргә теләп, сыйпый башлады. Әле генә койрыгын болгап, сөйдереп торган эт кисәк кенә миңа ыргылды. Ярый ла абый өлгеррәк булып чыкты – этне гәүдәсе белән җиргә кысты. “Шуннан ни?” дияр кайберәүләр. “Тешләмәгән бит!” Әйе, тешләмәде. Аллага шөкер! Ә бит эт тешләп, хастаханәдә дәваланучылар да байтак. Алла сакласын! Нигә язаммы? Мөслим урамнарында этләр күбәйде. Хәер, район үзәгендә генә түгел, авылларда да күп диләр. Хуҗасыз этләр, дисәң, күбесе – токымлы этләр, кайберләренең муенчаклары да бар. Матурлар! Һәм ыжгырып торалар. 
Берничә ел элек Мөслимнең үзәк урамында өере белән этләр күреп шаккаткан идем. Көпә-көндез зур биш-алты эт ырылдый-ырылдый киләләр. Җитмәсә, берсе авызына зур гына ит түшкәсе капкан! Мин, олы яшьтә булсам да, куркам. Ә балалар? Кешегә зыян салса, эт өчен сезгә җавап бирәсе! “Тими” дияргә ашыкмагыз, үзен туендыручыга сикермидер, бәлки. Хәер, хуҗасын тешләгән этләр дә аз түгел.
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел, эт тешләп, 47 райондашыбыз табибларга мөрәҗәгать иткән. Быел өч мөрәҗәгать булган. Әле ел башы гына булуын исәпкә алсаң, күрсәткеч узган елгыдан ким булмаска мөмкин.
Юк, мин этләрне юк итәргә димим. Аларның ни гаебе бар?! Тик чара күрми дә булмыйдыр. Эт асраучыларга әйтәсе килгән сүзем шул: эт асрыйсыз икән, бәйдә тотыгыз. Картайды яки чирле дип, чыгарып җибәрмәгез. Кулга ияләштергән хайваннар өчен үзебезгә җавап тотасы.
Хасилә Фатыйхова.
P.S. Газета басарга әзерләнеп беткәндә бер райондашыбыздан шалтырату килде. Мәктәптән кайтканда баласын эт куркыткан. Ярый ла, этнең балага ыргылуын күреп, ярдәмгә килүчеләр булган. Бу хәл тагын кабатланмас дип кем әйтә ала?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X