Мослим

Эсселектән ничек сакланырга?

Элек, безнең балачак елларында, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява иде кебек. Ә менә соңгы елларда табигать әллә нишләп көйсезләнә, яңгырлар сирәк, көттереп кенә ява, халык кояшның артык нык "яндыруыннан" җәфа чигә.

Һава торышы елдан-ел эсселәнә бара дигән фаразлар дөрескә чыга кебек. Быелгы эссе җәй дә шуңа ачык мисал була ала. Озын кыштан соң ямьле язны, аннан кояшлы җәйне ничек кенә көтеп алмыйк, артык эссене ни өчендер авыр кичерәбез. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Билгеле булганчча, безнең тән температурасы якынча 37 градус тирәсе тәшкил итә. Кеше организмының нормаль эшчәнлеге әнә шуңа да бәйле. Әйләнә-тирәдәге температура күтәрелгәндә, ягъни эссе көннәрдә, организмда терморегуляция системасы эшкә җигелә башлый, нәтиҗәдә кеше тирли. Шуңа да организмда сыеклык җитәрлек булырга тиеш. Киресенчә булганда, ягъни тир аз бүленеп чыкканда, кеше тиз талчыга, хәлсезләнә, башы авырта. Җәйге челлә бигрәк тә бөер, йөрәк, үпкә авыруларыннан һәм кан басымыннан интегүчеләргә авыр тәэсир итә.
Эсседә тиз тирләү сәбәпле, тозлар күп бүленеп чыга. Шуңа балансны саклар өчен тозлырак минераль су, чәй, квас һ.б. эчү файдалы.
Белгечләр әйтүенчә, эссе көннәрдә иң шәп эчемлек-ул шикәрсез җылымса яшел чәй. Моннан тыш, төрле компотлар, морслар, әйрән һәм кымыз да сусауны баса. Кызу көннәрдә кешегә 3-6 литрга якын сыеклык кирәк. Эсседә сок, нектарлар да бик ярап куя. Сусауны басудан тыш, алар организмны, витаминнар һәм минералларга баета. Бигрәк тә томат, чия, слива, грейпфрут соклары әйбәт. Тирләтсә дә, кара чәй дә бу очракта файдага. Кызу көннәрдә әз-әз генә уртлап, ашыкмый эчәләр. Тукланган ризык сусыл булса, бигрәк тә әйбәт. Шуңа да яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү кирәк. Шулай ук ит, балык турында да онытмаска кушыла, чөнки организм азыкка мохтаҗлык кичерә. Җылымса су белән әледән-әле коенып тору да бары файдага гына. Эссе бүлмәләрдән вакыт-вакыт күләгәле урынга чыгып ял итү дә яхшы тәэсир итә.

Кызу көннәрдә өскә кигән кием турында даими кайгыртучанлык күрү кирәк. Кием һаваны үткәрә, тиз кибә торган табигый тукымалардан булсын, тәнгә сылашып торган киемнәрдән саклану мөһим. Иркен кием - җиләзлек чыганагы. Ачык төстәге кием-салымга өстенлек бирү хәерле. Кием-салым бигрәк тә муен һәм бил тирәләрендә иркен булырга тиеш. Галстук һәм каешлардан азат булу хәерлерәк. Киемнең мамык, вискоза, чын ефәк, киндердән тегелгән булуы яхшы. Мондый киемдәге кешедә башка киемдәгеләр белән чагыштырганда тән температурасы 3-4 градуска түбән була. Киндер тукыма эчендәге тән күзәнәкләре әйбәт сулый, тирләми, тукыма тәнгә сылашмый. Ә менә синтетик тукымадан тегелгән киемнәр җәй өчен түгел. Андый кием кигән кешедә җылылык алмашу процессы кыенлаша. Эссе көннәрдә баш киеме кими йөрү дә куркыныч. Ул эссе сугуга китерергә мөмкин.
Челләдә бизәнү-төзәнү әйберләрен дә сак кулланырга кирәк. Шушы чараларның барсы да тәндәге температураны тотрыкландырырга ярдәм итә. Күп тирләп, тәндәге су һәм тозларны югалту кан куелануга, кан әйләнеше әкренәюгә китерергә мөмкин.
Кызу көннәрдә эссе сугудан баш авырту, гомум хәлсезләнеп, баш әйләнү, арыганлык, күңел болгану, косасы килү, тән температурасы күтәрелү, кайчак борын канау, һушыңны югалту, тәнне көзән җыерулар күзәтелә. Мондый очракта тиз арада ярдәм оештырырга кирәк. Авыруны күләгәле һәм җиләс урынга урнаштырырга, аякларын бераз күтәреп, горизонталь яткырырга, кием каешларын һәм каптыргычларын ычкындырырга. Авыруның йөзенә салкын су бөркү, салкын су белән чылатылган сөлге һ.б. кую, шундый сөлге белән бөтен тәнен сөртү, нашатырь искәтү, һушында булганда, салкын су эчерү файдалы. Хәл катлаулы төс алганда, "ашыгыч ярдәм" чакырырга онытмагыз.

Көндезләрен тәрәзәләрне кояш нурлары үтеп кермәслек итеп томаларга кирәк. Бу тәрәзәләр кояшка карап торган вакытта аеруча отышлы. Аннан соң төнлә бераз җиләсрәк һәм һавасы да саф була, шуңа да тәрәзәләрне һәм форточкалары төнге якка ачып калдырырга тырышыгыз. Өегездә кондиционер урнаштырылган икән, тәрәзәләрне, киресенчә, ачмаска киңәш ителә. Артык эссе көннәрдә бүлмәгә вентилятор кабызып кую да комачауламас. Төнлә йоклау өчен салкынчарак бүлмәне сайларга тырышыгыз.

Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыгудан тыелып торсагыз әйбәтрәк. Эссе көннәрдә машинада аеруча һава аз була, шуңа да балаларны үзләрен генә транспортта утыртып калдырмагыз. Кояшка чыгар алдыннан киң кырлы эшләпә, кояштан саклагыч күзлек, җиңелчә кием кию дә комачауламас.

Бу чорда ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булыгыз. Аларның хәлләрен ешрак белешергә тырышыгыз.

Әгәр кояш астында булып кергәннән соң үзегездә баш әйләнү, хәлсезлек, мускулларда авыртулы спазмалар кебек билгеләр сизәсез икән, тиз арада күләгәле, салкынчарак урынга күчәргә һәм тән температурагызны үлчәп карарга тырышыгыз. Әгәр хәлегез әйбәтләнми икән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар килеп җиткәнче зыян күрүчене салкынча урынга урнаштырырга һәм горизонталь хәлгә китерергә кирәк. Аны чишендерегез һәм тәненә, муенына, култык асларына салкын компресс куегыз, бүлмәгә саф һава керүен тәэмин итегез, тән температурасын үлчәгез. Зарар күрүчегә парацетамол яисә аспирин дарулары бирергә ярамавын исегездән чыгармагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: