Мөслим-информ

Эштән курыкмаска кирәк

Баланлы авылында яшәүче Тәслимә һәм Хәмит Гыйзетдиновларның күпләп терлек асрый башлавына дистә еллар үткән. Бүген аларның тәмле каймагын, эремчек-катыкларын мөслимлеләр яхшы белә. Танышларының күпчелеге сөт ризыкларын Баланлыга ук килеп алалар.

Тәслимә һәм Хәмит Гыйзетдиновлар 1991 елда гаилә коралар. Совхозда тырыш хезмәт куючы яшь гаиләгә ул вакыттагы “Баланлы” совхозы йорт салып бирә. Башка чыгучы балаларына ике як әти-әниләр дә таналар бүләк итә. Шул вакыттан Гыйзетдиновлар терлек, кош-корт үстереп көн күрәләр. Баштарак шәхси хуҗалыкларында бер сыер булса, еллар үткән саен терлекләрнең саны арта бара. 
–Бүген хуҗалыгыбызда ун савым сыер, өч үгез, бозаулар бар, – ди Тәслимә Гыйзетдинова. – Җәй көне сөтнең мул вакытында көн саен 140-150 литр сөт савып алдык. Бүген сыерларның кайберләре ташлану сәбәпле, сөт әзрәк, әлбәттә. Узган ел сөтне җыючыларга тапшырмадык, сөт өсте, кызыл һәм ак эремчек, катык ясап саттык. Үгезләрне дә тереләй саткан юк, суеп сатабыз. Әзер продукцияне Мөслимгә илтәбез, авылдашларыбыз да бик яратып ала. Шулай ук Җәлил поселогына һәм Азнакайга да илтәбез. Анда да безнең продукцияне көтеп торучы сатып алучыларыбыз бар. 
“Әзер продукцияне урнаштыруның авырлыгы юк”, – ди Гыйзетдиновлар. Хәзер күп авылларда халык терлеген бетерә бара. Шул ук вакытта сатып алучылар сыйфатлы, төрле кушылмаларсыз җитештерелгән ризыкка өстенлек бирә. 
“Шулкадәр терлеккә азыкны ничек әзерлисез? Җирегез бармы?” дибез. 
– Үзебезнең пай җирләренең барысы да – Рамил Әюповта. Ул һәр пай өчен 4 центнер ашлык бирә. Көз көне башка крестьян-фермер хуҗалыкларыннан да күпләп ашлык, печән-салам алып куябыз. Ел дәвамында терлекләрне ашату өчен 10-15 тонна ашлык, 50-60 төргәк печән һәм шул ук күләмдә салам кирәк. Болар янына алты КамАЗ машинасы жом алабыз. Терлекләр аны бик яратып ашый, – ди Хәмит абый. 
2017 елда Гыйзетдиновлар кече ферма төзү өчен 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Әлеге финанс ярдәме белән алар терлек торагы төзегән. Шәхси акчалары хисабына МТЗ-82 тракторы алганнар. Бер кызлары һәм уллары читтә – Яр Чаллы шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр. Җай чыккан саен кайтып, әти-әниләренә ярдәм итеп китәләр. Мәктәптә укучы кызларына да ихатада эш табыла, энеләре дә – аларның төп таянычлары. 
Тырышмасаң, бергәләп эшләмәсәң, мондый олы хуҗалыкны тарту җиңел булмас иде. Әле гаиләнең шәхси кибете дә бар. Юкка гына Тәслимә һәм Хәмит Гыйзетдиновлар: “Бар ирешкәнебез, бүгенге матур тормышыбыз – һәрберебезнең тырыш хезмәте белән булдырылган байлык”, – димиләр. 
Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова дә җирлектә мондый уңган гаиләләр күбрәк булсын иде дигән теләктә. 
–Җирлегебездә эшмәкәрләр, үз эшен башлаучылар әллә ни күп түгел. Үз эшен булдырган 11 авылдашыбыз бар. Габидуллиннарның сөтчелек гаилә фермасын, Гыйзетдиновлар һәм Хәсәновлар җитештергән сөт продукциясен авылдашларыбыз гына түгел, район үзәгендә дә яхшы беләләр. Бүген күп кеше “эш юк”, “эш табып булмый” дип зарлана. Әмма курыкмаганнар, иренмәгәннәр һәрвакыт эшен дә, шөгылен дә таба. Бүген авылда төпләнеп калган яшьләргә үзмәшгульлек, дәүләт тарафыннан бирелүче төрле ярдәм һәм грантларны алуда катнашу буенча даими аңлату эшләре алып барабыз, таныштырабыз. Ни кызганыч, теләк белдерүчеләр генә бик аз. Җирлектә андый актив яшьләр, гаиләләр күбрәк булса, без шат кына һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – ди җирлек башлыгы. 
Бүген авылларда төпләнеп калучы яшьләрнең саны кимегәннән кими, күпчелек авылларда урта һәм өлкән буын кешеләр генә калып бара. Әлбәттә, дәүләт ярдәмен алу, грантлар отуда катнашу зур җаваплылык һәм кыюлык таләп итә. Шагыйрь әйткәндәй, көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Җитеш тормышта яшәр өчен курыкмаска һәм көчле рухлы булырга кирәк. Баланлы авылында яшәүче Тәслимә һәм Хәмит Гыйзетдиновлар нәкъ шундыйлардан. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотоcы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: