Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эштән азат ителүченең хокуклары якланды

"Сөт илө" ҖЧҖ "Урожай" филиалының элеккеге эшчесе гаризасы буенча район прокуратурасы аны эштән азат итүнең нигезле булуын тикшерде. 2014 нче елның 1 апрелендә Фазлетдинов Ф. Н. һәм "Урожай" филиалы арасында сроклы хезмәт килешүе төзелә. Аның нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре 2014 нче елның 31 декабрендә туктатыла. Әмма Фазлетдинов Ф. Н. белән хезмәт...

"Сөт илө" ҖЧҖ "Урожай" филиалының элеккеге эшчесе гаризасы буенча район прокуратурасы аны эштән азат итүнең нигезле булуын тикшерде. 2014 нче елның 1 апрелендә Фазлетдинов Ф. Н. һәм "Урожай" филиалы арасында сроклы хезмәт килешүе төзелә. Аның нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре 2014 нче елның 31 декабрендә туктатыла. Әмма Фазлетдинов Ф. Н. белән хезмәт мөнәсәбәтләре эшче инициативасы белән туктатыла. Тикшерү ачыклаганча, Фазлетдинов Ф. Н. үз инициативасы белән эштән азат итү турында гариза язмаган. "Сөт иле" җмгыятендә дә мондый гариза юк. Хезмәт кенәгәсенә исә эш бирүче тарафыннан эшченең үз инициативасы буенча эштән азат ителүе турында язылган.

РФ Хезмәт кодексының 77 маддәсе 2 пункты нигезендә хезмәт килешүен туктату өчен сроклы хезмәт килешүенең вакыты үтүе (хезмәт мөнәсәбәтләре фактта дәвам итеп, бер як та аның туктатылуын таләп итмәгән очраклардан тыш); хезмәт килешүен эшче инициативасы буенча гамәлдән туктату нигез булып тора. Әмма РФ Хезмәт кодексының 80 маддәсе нигезендә хезмәт килешүен эшче инициативасы буенча өзү бары тик эшче үз ихтыярын белдергән очракта гына мөмкин. Фазлетдинов Ф. Н. исә мондый теләк белдермәгән, үз инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү турындагы гаризага кул куймаган. Тикшерү нәтиҗәсендә район прокуратурасы "Урожай" филиалы һәм Фазлетдинов Ф. Н. арасында төзелгән хезмәт килешүенең эшче инициативасы буенча өзелүен законга туры килми, дигән карар чыгарды. Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 394 маддәсе 5 абзацы нигезендә эштән азат итүнең нигезенең һәм сәбәбенең формулировкасын дөрес түгел яисә законга туры килми дип таныган очракта, шәхси хезмәт дәгъвасын караучы суд аны үзгәртергә һәм эштән азат итүнең нигезен һәм сәбәбен гамәлдәге законнарга тәңгәл китереп күрсәтергә бурычлы. РФ Хезмәт кодексының 234 маддәсе нигезендә законсыз рәвештә хезмәт куюдан мәхрүм итүнең барлык очракларында да эш бирүче эшчегә алынмаган хезмәт хакын түләргә тиеш. Аерым алганда, мондый бурыч эшчене законсыз рәвештә эштән алу, эштән азат итү яисә башка эшкә күчерү нәтиҗәсендә хезмәт хакы алынмаса барлыкка килә.

Тикшерү нәтиҗәсендә район прокуратурасы район судына Фазлетдинов Ф. Н.ны эштән азат итүне законсыз дип тану; хезмәт кенәгәсенә сроклы хезмәт килешүенең вакыты үтү сәбәпле эштән азат итү турында язу кертү һәм законга каршы килеп эштән азат итү нәтиҗәсендә эшсез торган вакыт өчен эшчегә уртача хезмәт түләтү турында дәгъва гаризасы кертте. Әлеге гаризалар тулысынча канәгатьләндерелде. Район судының башкару кәгазе үтәү өчен Суд приставларының федераль хезмәтенә тапшырылды.

Район прокуратурасы пресс-группасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев