Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эштә ничек намаз укырга?

Намаз уку ул – кешенең җан таләбе. Кеше бит тән таләпләрен үти: һава сулый, ашый-эчә, бәдрәфкә бара һ.б. Эш вакытында да беркем дә аны бу хаҗәтләрен башкарудан тыймый.

Эш вакытында ничә тапкыр бәдрәфкә бардың, анда күпме вакыт тордың, дип сорамыйлар. Шуңа күрә дә эш сәгатьләрендә 4, 8, иң күбе 11 минутыңны намаз укуга бүлүеңә беркем дә каршы килмәс. Бары тик синең намаз укырга теләгең генә булсын. Шулай ук, тәмәке тартучылар да эштә төтен суырып утырырга вакыт табалар бит.
Күп очракларда эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең намаз укуына каршы килмиләр. Тырышлык куйсагыз, иншәаллаһ, намазны үз вакытында үтәрсез.
Эшкә урнашканда ук эш бирүчегә алдан ук “көненә 11 минут намаз укырга кирәк булыр”, дип әйтсәгез яхшы. Намаз уку өчен киткән вакытны эштән соң калып яисә эшкә бераз гына алдарак килеп тә капларга була. Эш сәгатендә төшке аш вакыты һәм ял итү өчен махсус вакыт билгеләнгән булса, анда инде сорап тормыйсың – ул синең вакытың. Гыйбадәт кылырга һәркемнең дә хакы һәм хокукы бар. “Эш бирүче намаз укуымнан риза булмас”, дип уйларга ашыкмагыз, сез бит эле җитәкчегез белән ул хакта сөйләшмәдегез. Без бит кешеләр. Сөйләшеп аңлашабыз. Аллаһка тәвәккәлләп сөйләшсәгез, Раббыбыз сезгә бу мәсьәләне җиңеллек белән хәл итәргә ярдәмен бирер.
Илнур Әбү ГАДЕЛ.
“Ислам намазсыз булмый” китабыннан.

Фото Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X