Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру турында

Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган яки патентның гамәлдә булу датасыннан 15 ай узган һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычларын түләмәгән эшмәкәрләр турында бара.

2020нче елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законның 12.11.2019 N 377-ФЗ санлы нигезләмәләре үз көченә керде. Алар салым органнарына Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба – ЕГРИП) гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне төшереп калдырырга мөмкинлек бирә.

Салым органының шәхси эшмәкәрнең бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылу турындагы карары "Дәүләт теркәве хәбәрләре" журналында шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру кредиторларның һәм хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы мәгълүматлар белән бергә бастырыла. Мондый гаризалар теркәүче органга публикациядән соң бер ай дәвамында бирелергә мөмкин. Мондый очракта эшмәкәрне ЕГРИПтан чыгару турында карар кабул ителми. Әгәр теркәүче органга гаризалар кермәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча шәхси эшмәкәрне төшереп калдыру турында язу кертелә.

Салым органы карары буенча бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләүче физик затларга ЕГРИПтан чыгарылган көннән соң өч ел узгач кына бу сыйфатта яңадан теркәлә алуларын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә әгәр эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18нче санлы районара инспекциясе теркәүче салым органы булып тора (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 йорт). 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев