Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә ярдәм

Бүген үз эшен булдырырга теләүчеләргә юллар ачык. Хөкүмәтебез дә аларга ярдәм итәргә әзер.

Хөкүмәтебез эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән шактый программаларга старт бирде. Шуларның берсе – “Перезагрузка”. Әлеге программадан һәр эшмәкәр файдалана ала.
 

– Әлеге программаның өстенлеге – аның процент ставкасы түбән (6%) булуда. 300 мең сумнан 5 миллионга кадәр сумма 36 ай вакытка бирелә. Бу сумманы эшмәкәр максатчан кулланырга тиеш. Хөкүмәт ярдәмен үз эшеңне ачу, төзелеш өчен, ремонт ясарга һәм башка бик күп максатлар өчен алырга була, – ди ТР эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле Гүзәл Сәетгалиева.
“Перезагрузка” программасыннан бүгенге көндә 10 эшмәкәр файдаланды. Алар средстволарны кош-корт үстерү, техника алуга юнәлткән. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан гамәлгә ашырылучы программага керү өчен районның эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиленә мөрәҗәгать итәргә һәм Фастрек платформасында теркәлергә кирәк. Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиле Мөслимдәге күпфункцияле үзәк бинасында хезмәт күрсәтә.
ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен чираттагы программасын гамәлгә ашырганда, студентларны да күз уңында тотты. “Старт” исемле программаны эшмәкәр-студентлар куллана ала. Әлеге программага керү өчен, уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай вакыт үтмәгән булу шарт. 100 меңнән 500 мең сумга кадәр микрофинансланган продуктны алып, яшь эшмәкәр үз эшен киңәйтергә, башлангыч капитал буларак кулланырга, төзелешкә һәм башка максатларга юнәлтергә мөмкин.
– Гомумән алганда, хөкүмәтебез үз эшен башлаучыларга да, аякларында нык басып торучы эшмәкәрләргә дә саллы гына ярдәм күрсәтә. Ел саен кабул ителүче һәм гамәлгә ашырылучы программалар – шуның ачык мисалы. Эшмәкәрләр өчен тагын бер сөенечле яңалык – моңарчы алган кредитларга субсидия кайтарырга була. Бу ярдәм дә файдага булачак, – ди ТР эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Гүзәл Сәетгалиева.
“Старт” программасы белән җирлегебездә кызыксынучылар шактый. Ләкин уку йортын тәмамлап, шактый вакыт узу сәбәпле, күбесе әлеге программага дәгъва итә алмый. Бүгенге көндә җирлегебездә 442 эшмәкәр бар, үзмәшгульләр саны – 364.
Эшмәкәрләрнең күбесе авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәсендәге уңышлары белән мактана ала. Өйләрендә каш-керфек, тырнак ясаучылар, транспорт хезмәте күрсәтүчеләр, “шабашниклар”, чәч кистерүчеләр “бизнес”ларын курыкмыйча алып бара алалар. “Алга таба үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә дә дәүләтнең ярдәм чаралары булачак”, – ди Гүзәл Сәетгалиева. Төрле программаларда катнашып, үз эшләрен ачучылар, яңа эшмәкәрләр артачак, димәк!

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев