Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә бай җирлек

Тойгелде, Ташлыяр, Атлас һәм Иген­че авылларын үз эченә алган Тойгел­де авыл җирлегендә 1170 кеше яши. Узган ел җирлектә бер бала туган, 20 кеше вафат булган.

 

Җирлектә фермерлар да әз түгел. Игенче авылында Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин – тавыклар, күркәләр, казлар, Тойгелдедә Лениза Ситдыйко­ва, Рамил Шакирьяновлар кызыл тавык һәм бройлерлар үстерә, Ташлыярда Азат Хөснуллин казлар үстереп сата. Мөгезле эре терлек үрчетү, мәрмәр ит җитештерү белән шөгыльләнүче Мөдәррис һәм Рус­лан Кәлимуллиннарны райондашлары­быз яхшы белә.

– “Август” агрофирмасында безнең җирлектән җиде кеше эшли, күбесе – механизатор, шофер. “Намус”та дистәгә якын ир-егет хезмәт куя. “Фаиза” коопе­ративы 20гә якын авылдашыбызны эшле итте. “Авзалов” фермер хуҗалыгында эшләүчеләр күп, – ди Тойгелдедән Ра­дик Габделхаков.

Тойгелде авыл җирлегендә 500гә якын шәхси хуҗалыкта 600дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Умарта тотучылар да күп, умарталар саны 400гә җитә!

– Җирлек халкының матур яшәргә омтылуы сөендерә. Халык, бер-берсе белән ярышып дигәндәй, каралты-ку­расын төзекләндерә, ремонт ясый, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.

Көнкүрештәге мәсьәләләр үзара са­лым хисабына хәл ителә. Узган көз җирлектәге су башнялары ремонтлан­ган. “Чиста су” программасы нигезендә 2020 елда Тойгелде авылында су челтәре эшләнгән иде, узган ел үзара салым хи­сабына Тойгелдедә су башнясына капи­таль ремонт үткәрелгән, су линиясендә 340 метр озынлыкта торбалар алышты­рылган. Атлас авылында да су линиясен яңартканнар.

Юлларны төзекләндерү, кышын кардан чистарту, урамнарны яктыр­ту да үзара салым хисабына башкары­ла. Үзара салым ярдәме белән Ташлы­яр һәм Тойгелде авылларында Сабан­туй мәйданнары эшләнгән, Игенче авылының Бакча, Яшьләр, Газовая, Но­вая урамнарында юл ремонтланган.

Җирлектәге һәр авылда мәчет бар! Тойгелдедә ике мәчет эшли һәм икесендә дә һәр көнне, намазга чакырып, биш тап­кыр азан тавышы яңгырый. Дүрт авыл­га өч фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә, ике мәдәният йорты, ике китапхәнә эшли.

– Җирлегебез район үзәгенә якын ур­нашкан. Тойгелде мәктәбендә 39 бала белем ала, балалар бакчасына 28 сабый йөри. Ташлыяр балалар бакчасында дүрт бала тәрбияләнә, – ди Дамир Минһаҗев.

2022 елда Тойгелде, Ташлыяр, Атлас авылларында үзара салымны – 1200 сум­нан, Игенчедә 700 сумнан җыярга план­лаштыралар. Җыелган средстволар хиса­бына беренче чиратта юлларны ремонт­лау планлаштырыла. Ел дәвамында су өчен түләү дә үзара салым хисабына баш­карылачак, ди җирлек башлыгы.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев