Мослим

Эшмәкәрләр игътибарына: конкурс!

2015 елның 16-20 ноябрь көннәрендә субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, конкурс сайлап алуында катнашуга, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмалардан (инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләреннән) гаризалар кабул ителә.

Дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 944нче карары белән расланган. Конкурста катнашуга гаризалар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 403. Гаризаларны кабул итү вакыты: 2015 елның 16-20 ноябрь көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: