Мөслим-информ

Эшмәкәрләр бизнес десант утырышында катнашты

21 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнес десант үткәрелде. Чарада авыл җирлекләре башлыклары, аграр колледж студентлары, яңа эш башлаучы һәм төпле эшчәнлеген булдырган шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Десантта катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов сәләмләде, үзенең фикр-тәкъдимнәрен җиткерде. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең региональ бүлеге вәкиле Булат Шәйхразиев республикада эшләп килүче грантлар белән таныштырды. "Мастер диск" директоры Анатолий Ушатников шәхси эшмәкәрләр өчен бизнес-планнар ясау хакында сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: