Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәр булса, шундый булсын...

Капиталь ремонттан соң, район үзәк хастаханәсе танымаслык булып үзгәрде. Палаталар, процедура кабинетлары өр-яңадан ясалып, яңа җиһазлар кайтартылды. Физик сәламәтләндерү бүлмәләре булдырылды. Өстәвенә медицина ярдәме күрсәтү өчен югары технологияле аппаратлар сатып алынды. Бу эштә игелекле райондашларыбыз - шәхси эшмәкәрләр спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Спонсорларыбыз ярдәме белән булдырылган иң олы һәм кирәкле җиһаз - 3 млн 500 мең сумлык ФГДС аппараты. Аны "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов бүләк итте. 5 млн 500 мең сумлык УЗИ аппаратын районга бүләк итүче спонсорыбыз үзенең исемен атамавын сорады. Елгабаш авылы егете, Алабуга "Агропромдорстрой" компаниясе генераль директоры Рәшит Хәбиров 403 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Шәхси эшмәкәрләр Дамир Шәңгәрәев 137 мең сумлык "Полюс 2М" аппараты, Фаит Шәймурзин 54 мең 400 сумлык амплипульс һәм 32 мең сумлык лазерлы матрикс, Илдар Авзалов 62 мең сумлык массажер, Гәрәйхан Мирхәйдәров һәм Нияз Габдрахманов 53 әр мең 300 сумлык ике "УВЧ-60-Мед ТеКо" аппараты, Игорь Бубеков 36 мең 600 сумлык өч данә "Поток 1" аппараты, Алмаз Сәхипгәрәев 51 мең сумлык ике данә "Тонус-БР" аппараты, Илнур Муллагалиев 31 мең 900 сумлык парафин белән җылыту җайланмасы, Илшат Вәлиев 32 мең сумлык лазерлы терапия аппараты, Нияз Хакимов 21 мең 840 сумлык ике данә Алмаго 1 аппараты, Раил Гайсин 12 мең 740 сумлык "Вулкан-4" ингаляторы һәм 7 мең 300 сумлык бореал, Айрат Шәмсетдинов 16 мең 430 сумга ике данә "Мегофон - 01" аппараты алып бирде. Шул ук вакытта Саҗидә Мәүлиева физиотерапия бүлмәсе өчен 6 мең сумлык тәрәзә пәрдәләре, Дамир Гайсин стационар бүлегенә 15 мең сумлык җиһаз белән ярдәм итте. Илгиз Нурмөхәммәтов - 50 мең, Олег Максимов, Эльза Ибраһимова, Рәмилә Галимова, Рамил Аюпов, Рәфил Нуретдинов, Нияз Авзалов, Нәҗибә Батыршина, Алсу Сөләйманова, Рәсим Гулиев һәрберсе 30 ар мең сумлык хастаханәгә җиһазлар алуда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Спонсорларыбыз ярдәме белән булдырылган әлеге җиһазлар бүген физиотерапия бүлегендә, физик сәламәтләнү бүлмәсендә, УЗИ-кабинетларында урын алды. 10 млн сумга якын финанс чыгымнарын кызганмаган, халык сәламәтлеген кайгыртып, хастаханәгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык райондашларыбыз исеменнән район хакимияте һәм үзәк хастаханә администрациясе әлеге спонсорларыбызга тирән рәхмәтләрен белдерә.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев