Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр саны арта

Җирлегебездә кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары эзләнә.

Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк үтеп керә. Алар халыкны товар белән тәэмин итүдә генә түгел, товар җитештерүдә дә эшли, хуҗалык итүнең төрле тармакларында кыю атлыйлар. Иң мөһиме: халыкны эш урыннары белән тәэмин итәләр. 
Саннарга килсәк, бүгенге көндә безнең районда 439 урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары теркәлгән. Сәүдә, хезмәт күрсәтү, аерым алганда аның автосервис, чәчтараш, җәмәгать туклануы кебек тармаклары аеруча киң таралыш алган. 
Крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә, алар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Безнең җирлектә аеруча кошчылык алга киткән. Тавык-каз, бройлер чебиләр үстерүгә өстенлек бирелә.
Соңгы елда үз эшләрен булдыручы эшмәкәрләр сафын үзмәшгульләр тулыландырды. Үзмәшгульләр, ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә, үзләре җитештергән товарларны сата, хезмәтләр күрсәтә яки башка кешеләр яки компанияләр заказы буенча (алар хезмәт килешүе белән эшләми) эшләр башкара, ә салымны бары тик табыш булганда гына түли. Безнең районда теркәлгән үзмәшгульләр саны – 290 кеше. Алар арасында транспорт, йөк ташу, төзү эшләре белән шөгыльләнүчеләр, тырнак, каш-керфек ясаучылар, үзләренең күңелләренә хуш килгән башка төр хезмәтләр белән шөгыльләнүчеләр бар.
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел эшмәкәрләр, үзмәшгульләр буларак теркәлүчеләр күп булган. Легаль эшчәнлек алып баручылар дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Быел – яңа коронавирус пандемиясе шартларында – бу аеруча актуаль. Хөкүмәт тарафыннан коронавирустан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына төрле ташламалар, түләүләр каралган. 
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, теркәлгән эшмәкәрләр яше – 25 яшьтән алып 60 яшькә кадәр. Алар барлык түләүләрне, салымнарны вакытында һәм тиешенчә түләп барырга омтылып эшли. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, иҗтимагый тормышта актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә, район бюджетын тулыландыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Алга карап эш итүчеләр үсеш өчен мөмкинлекләр табу юлыннан атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев