Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләре көйле бара

"Август-Мөслим” агрофирмасы өченче хезмәт сезонына аяк басты.

“Август-Мөслим” агрофирмасының Мөслимдәге базасы ишегалдына аяк басуга, үзеңне чит илнең машина җитештерү заводында кебек хис итәсең. Рәт-рәт тезелгән тракторлар, комбайннар, төрле җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары – барысы да чит илдә эшләнгән. 
“Август-Мөслим” агрофирмасы карамагында 30 мең 767 гектар җир исәпләнә. Августлылар быел 21 мең 767 гектар мәйданда чәчү эшләре алып барачак. Көздән чәчелгән 6894 гектар мәйданда ашлау эшләрен технологик срокларда башкарганнар. Җәмгыять механизаторлары бүген зур түземсезлек белән җирләрнең өлгерүен көтәләр. Быел чәчү структурасында техник культураларның мәйданы тагын да арткан. 
– 7983 гектарда – рапс, 4054 гектарда – көнбагыш һәм 640 гектар мәйданда силос өчен кукуруз үстерәләчәк, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы Вилсур Фәтхетдинов. 
Язгы бодайны 3159 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Арпа һәм борчакка да зур урын биреләчәк. Терлек азыгы өчен күпьеллык һәм берьеллык үлән мәйданнары да җитәрлек. Быел 1 мең гектарга якын мәйданда үлән чәчүлекләре яңартылачак. Чәчүлек орлык – тулысынча югары репродукцияле, суперэлита һәм элита сортлар. Алар химик препаратлар белән эшкәртелгән. 
Августлылар кырларның уңдырышлылыгын арттыру максатында минераль ашламадан киң файдалана. Быелгы уңыш астына 460 тонна аммиак селитрасы, 1160 тонна карбамид, 2007 тонна сульфоаммофос кайтарылган. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 93 килограмм ашлама туры килә. 
Соңгы елларда “Август-Мөслим” агрофирмасының машина-трактор паркын яңарту һәм тулыландыру максатында зур күләмдә инвестицияләр кертелә. Быел гына да дүрт данә “Джон Дир” тракторы, өч КамАЗ машинасы кайткан. Чәчү комплекслары да алганнар. Бүген аларны җыю бара. Узган ел чәчүдә катнашкан агрегатлар һәм тракторлар әзерлек сызыгына куелган. Җәмгыятьтә төрле маркалы 50гә якын трактор исәпләнә. Аларның күпчелеге чит илдә җитештерелгән. Чәчүдә катнашачак барлык техника да тулы әзерлек сызыгына куелган. Язгы кыр эшләрендә сервис хезмәте күрсәтүче ике бригада эшләячәк. 
– Язгы чәчү кампаниясендә 12 чәчү комплексы, шуның кадәр үк трактор катнашачак. Агрегатлар барысы да, ике сменада эшләрлек итеп, механизаторлар белән тәэмин ителгән. Югары җитештерүчәнлеккә ия булган егәрле агрегатлар белән язгы кыр эшләрен кыска срокларда һәм технологик таләпләргә туры китереп башкарып чыгарбыз, – ди база җитәкчесе Иршат Гыйздәтуллин. 
Базада урнашкан мастерской, гараж, склад, комбайннар ремонтлау депосы капиталь төзекләндерү эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән. Аларда эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел көздән әлеге биналар газ белән җылытуга көйләнәчәк. 
Шактый зур мәйдан биләүче базада тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Гомумән, территорияне матурлауга аерым игътибар бирелә. Бу көннәрдә августлылар урам ягына балчык ташу, агач утырту, үлән чәчү кебек эшләр белән дә шөгыльләнә.

 

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев