Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләр ахырга якынлаша

Мөслим урта мәктәбендә июнь башында старт алган төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.  

Озакламый мәктәп янәшәсендәге китап скверы да беренче укучыларын каршылаячак. Мәктәп коридоры, спортзал диварларын штукатурлау-буяу эшләре тәмамланган. Ашханәдә, класс бүлмәләрендә түшәмнәрне тигезләү башкарылган, бүлмә ишекләре алыштырылган. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәреннән “Техноресурс” төзүчеләр оешмасы алып бара. Төзекләндерү җирле бюджет хисабына үткәрелә. Район җитәкчелеге мәктәптә барган ремонт эшләренең сыйфатына яхшы уңай бәя бирде. Атна азагына кадәр мәктәптә юу-җыештыру эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев