Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләп кенә өлгер

Урып-җыю эшләре кызганнан-кыза. Моңа көннәрнең явымсыз торуы тулы мөмкинлек бирә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә  алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча урып-җыю эшләре 23 мең 725 гектарда башкарылган, бу барлык мәйданның 50 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 36,3 центнер уңыш җыябыз, диләр җирлегебез игенчеләре.
Быелгы уракта да “Туган як” агрофирмасы уңганнары лидерлык итә – алар барлык мәйданның 60 процентында урып-җыю эшләре башкарырга өлгерде инде. “Намус” агрофирмасында бу күрсәткеч 46 процентка тигез. “Август-Мөслим” агрофирмасы мәйданнарының 45 процентында урып-җыю эшләрен башкарган.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында “Исламов” хуҗалыгы алдынгылар сафында бара. Аларның тырышлыгы белән  мәйданнарының 42 процентында урып-җыю эше тәмамланган. “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч 35 процентка тигез.
Гомумән алганда, район игенчеләре аяз көннәрне нәтиҗәле файдаланып калырга омтыла. Уҗым культураларын җыю инде төгәлләнде. Бу көннәрдә хуҗалык игенчеләре арпа, язгы бодай һәм борчак сугуда эшли. Рапс та җитешеп килә, диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.  
Алдагы ел уңышы өчен туфрак әзерләүгә дә зур игътибар бирә районыбыз аграрийлары. Бу эш тә яхшы темп белән дәвам итә. “Туган як” агрофирмасында инде көзге чәчүгә дә чыктылар. Аларга “Намус” агрофирмасы да кушылды – биредә көзге бодай чәчү бара. Башка хуҗалыклар да озакламас, кирәкле техникалары да, орлык та әзер, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Мунира Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев