Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләнгән эшкә йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән табиб-инфекционист Вәгыйзов Рәшит Гаянович бүләкләнде.

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Исхаков Фәнис Авгат улы, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре катнашында Мөслим районы сәламәтлек саклау оешмаларының 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Баш табиб Рамил Мурзаханов «Мөслим район үзәк хастаханәсе Мөслим районында 2009-2018 елларда демографик хәл, район халкының сәламәтлеге проблемалары һәм 2019 елга бурычлар турында; участок терапевты Ләйсән Галялиева терапия участогы эше турында; Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов Симәк авыл җирлегендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү турында чыгышлар ясадылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков башка учреждениелар арасында Мөслим район үзәк шифаханәсенең рейтингын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән гомуми практика табибының шәфкать туташы Рузилә Фәрит кызы Шәрипова, фельдшер-лаборант Резеда Мирзагидан кызы Гайнетдинова; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Кифая Наил кызы Кашапова бүләкләнде; Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән табиб-инфекционист Вәгыйзов Рәшит Гаянович бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев