Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлим дисәң, эш бар ул

“Авыл утлары” газетасының 28 август санында басылган “Эшкә кая урнашырга?” дип исемләнгән язманы укыгач, кулыма каләм алырга булдым.

Газета укучылар арасында минем фикер белән килешмәүчеләр дә булыр, бәлки. 
Минемчә, эшләргә теләге булган кешегә эш бар ул. Эшләргә теләмиләр генә. Чөнки ирләре я Әлмәттә, я Себердә, я Чаллыда эшли. Күп хезмәт хакы алып кайта да, хатынына тапшыра. Хатын нигә эшләсен?! Аның “нуждасы” юк. Бер мисал гына китерәм: Мөслимдәге җәмәгать мунчасына ике ай администратор таба алмадылар. Хәтта үзем дә, йорт саен диярлек йөреп, эшсез ятучыларны агитировать итеп йөрдем. Әле эш сәгате ошамый, әле хезмәт хакын әзсенәләр. Әз түгел, югыйсә, эшләргә генә теләмиләр. 
 Аңа кадәр идән юучы эзләгән идек. Ул вакытта “Кеше шакшысы юасы килми” дип җавап бирүчеләр күп бул д ы . “ Төзекләндерү һәм яшелләндерү ” унитар предприятиесенә дә эшкә урнашалар да, бераз бил бөккәннән соң, җиңел эш эзләп китәләр, яки “эшсезләр оешмасына” учетка басалар. Хөкүмәт акча түләгәч, нигә эшләсен ул? “Алма пеш, авызыма төш” дип, урамда көнбагыш чиртеп йөри ул. Безнең йортта яшәүче Рушания Минкина әнә өчәр җирдә эшли, пенсионерларның күбесе эштә. Яшьләр, ялкау булмагыз. Гаиләгезгә бәрәкәт килер, җаныгыз тыныч булыр. 
Флүрә Дәүләтшина. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев