Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләгәнгә эш карышмый

Илһам Гыйзетдинов – Тугаш егете. Авыл мәктәбен тәмамлагач та, башка яшьтәшләре кебек шәһәргә китү ягын карамый, туган авылында яшәп кала. Башка авылдашлары кебек үк ихаталарында терлек асрап көн күрә. Дистә еллар элек исә терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә башлый Илһам.

Түбән Табын авыл җирлеге территориясендә озак еллар нәтиҗәле эшләүче “Туган як” агрофирмасы булгангамы, әлеге җирлектә үз эшен башлаучылар, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр Баек, Тойгелде, Метрәй авыл җирлекләренә караганда соңрак күренә башлады. Шулай да бүген Түбән Табын җирлегендә үзгәрешләр бар.
– Бүген җирлектә гаилә фермалары да, үзмәшгульләр дә, күпләп кош-корт үстерүче, терлек тотучылар да байтак, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. – Җирлектә көтүлекләр, печәнлекләр бик күп, Ык елгасы да якын урнашкан. Шуңа күрә терлек асрау, кош-корт үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Узган ел гына өч авылдашыбыз, терлек санын арттырып, кече ферма төзеделәр. Моның өчен алар дәүләттән 600 мең сум күләмендә ярдәм алды. Димәк, алдагы көннәрдә җирлегебездә терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүчеләр тагын да артачак.
Бүген Гыйзетдиновлар хуҗалыгында өч савым сыер, өч тана, өч кышлау бар. Бозаулар һәм сарыклар да дистәгә якынлашып килә.
– Авыл кешесе гомер-гомергә терлек асрап, кош-корт үрчетеп көн күргән, дөньясын корган. Үзебез дә беркайчан да терлексез яшәмәдек. Күпләп терлек асрауга кереп китүебез дә юктан гына булмады. Терлек санын арттыра бардык. Тракторыбыз, машинабыз бар. Печән-саламны үз көчебез һәм туганнар ярдәме белән әзерлибез. Терлек саны арткач, торакны зурайту проблемасы килеп басты. Бүген үз эшен башлаган кешегә дәүләт ярдәме дә бирелә бит. Терлек торагын салу өчен узган ел 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алдык. Җитәкчелеккә рәхмәт, ярдәм бик вакытлы бирелде. Нәтиҗәдә яңа терлек торагы сала алдык, – ди Илһам әфәнде.
Илһам абыйның тормыш иптәше Галия ханым авылда шәфкать туташы булып эшли. Шәфкать туташының эше тынгысыз, җаваплы. Шулай булса да, хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне эш итү, аны урнаштыру – Галия апа җилкәсендә.
– Җәен көн саен 40-45 литрдан артык сөт савып алсак, бүген сөт кимүгә таба. Сыерлар ташлана. Хәзер 18-20 литр сөт савабыз. Аның бер өлешен бәләкәй бозауларга бирәбез. Сөт өсте, катык, эремчек ясыйбыз. Аларны балаларга, туганнарга җибәрәбез. Кайчакта, безнең хакта ишетеп яки туганнарда авыз итеп, без җитештергән продукцияне башкалар да сорап киләләр. Арткан сөтне сөт җыючыга сатабыз. Терлек итен үзебез өчен дә, сату өчен дә кулланабыз. Ихатада үстерелгән ит тәмле була бит. Җәй дәвамында җитәрлек күләмдә чөгендер, кабак үстерәбез. Печән-салам, ашлык белән бергә аларны да ашатабыз. Терлекне иренмичә карасаң, яратсаң, яхшы сыйфатлы продукция алып була. Илһам көн дәвамында терлекләр янында: ашата, торакларын чистарта, игътибар белән тәрбияли. Килгән арада балалар да ярдәм итәләр. Хезмәте күп булса да, хуҗалык итү, тормыш алып бару өчен ярдәме дә бар, – ди Галия Гыйзетдинова.
Әйе, бүген терлек асрыйм, терлек үрчетәм, дип әйтүе генә җиңел. Терлекне сатар, продукция алыр дәрәҗәгә җиткергәнче күпме хезмәт куярга, күпме чыгым чыгарырга кирәк! Сатучыга бәясе очсыз тоелса, сатып алучыга кыйбат күренә. Әле итнең дә сөяксезе, сөтнең дә куесы кирәк. Хезмәтнең авырлыгына карамыйча терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә сокланмый мөмкин түгел.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев