Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшленең кулы тынмый

Баек җирлегендә уңган-булган халык яши. Һәркем нинди дә булса эш белән мәшгуль, кул эшләренә осталар да күп биредә. Галия апа Әсадуллина да – шулар рәтендә. 

Галия апаның өендәге һәр нәрсәгә аның йөрәк җылысы салынган. Пар күгәрченнәр, нәфис чәчәкләр чигелгән мендәрләрне Галия апа Питрәч районының Татар Казысы авылыннан килен булып төшкәндә алып килгән. Аларның бизәкләре бүген дә матурлыгын, төсен җуймаган. 
– Галиянең авылга килен булып төшкәне әле дә хәтердә. Расих белән апасының туенда очраштылар да, бер-берсенә гашыйк та булдылар. Озак та үтми гаилә кордылар, икесе бер җан булып, бик матур гомер итәләр. Ике кыз үстерделәр. Галия татар халкының борын-борыннан килгән кул эшләренә яшьтән үк өйрәнеп үскән. Осталыгын яшь буынга тапшыру өчен дә тырыша ул, – ди “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Баек җирлеге бүлеге җитәкчесе Нурсинә Шәйхәйдарова. 
Хактан да, Галия апа кул эшләренә өйрәтүләрен сорап килүче олысын да, кечесен дә бәйләү, тегү, картиналар чигү серләренә өйрәтә. Халкыбызның милли бизәкле чигү үрнәкләрен башкалар белән дә бүлешә. 
– Әниебез бик иртә вафат булды. Әтиебез җиде бала белән тол калды. Ул вакытта миңа – биш яшь, кечкенәбезгә 11 ай гына иде. Үги әниебез бик әйбәт булды. Суфия әниебезгә 92 яшь бүген. Кул эшләренә шуннан өйрәндек. “Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен”, – ди иде. Беребезне дә какмады, сукмады. Бүген белгән һөнәрләрем өчен әниемә чиксез рәхмәтлемен. Кызларымны да кул эшләренә өйрәтеп үстердем. Хатын-кыз бәйли дә, чигә дә, тегә дә белергә тиеш, – ди Галия апа. 
Уңган хуҗабикәнең өендә оныклар йөгерешә бүген. Һәрберсенең аягында – матур бизәкләр белән бәйләнгән башмаклар, өсләрендә – матур камзуллар. Әбиләренең алларыннан да төшмичә, бәйләвен күзәтәләр. 
... Башкаланың җәмәгать туклануы предприятиесендә ун ел бухгалтер булып эшләгән кыз, кияүгә чыккач та сайлаган һөнәренә тугры кала. Лаеклы ялга чыкканчы җирле үзидарәләр системасында бухгалтер вазыйфасын башкара. 
– Галия танышканда ничек гади, оялчан булса, бүген дә әлеге сыйфатларын югалтмады. Бергә күпме гомер кичерелгән, ә ул татар хатын-кызларына гына хас булган сабырлык, нәзакәтлелек кебек сыйфатларын тамчы да югалтмады. Күңел матурлыгын башкаларга да өләшеп яши, – ди хәләле Расих абый. 
Башмак, мунчала, шәл, әллә нинди төрдәге чәчәкләр бәйли Галия апа. Чәчәкләрдән матур композицияләр ясый. Сабантуй бәйрәменә милли бизәкле тастымаллар да чигеп тапшырган. Кечкенәдән эштән башканы белмәгән куллары әнә шулай гел матурлык кына тудыра.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев