Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүчеләрнең пенсиясе 1 августтан арта

2020 елда эшләгән пенсионерларның картлык буенча һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләренең күләме 1 августтан артачак. Моның өчен гариза язарга, ягъни пенсия бүлекләренә килергә кирәк түгел. 

Пенсия күләмен кабат исәпләгәндә арту өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән. 2021 елда бер коэффициентның бәясе 98,86 сум тәшкил итә, ягъни акча эквивалентында ул 296,58 сумнан артмый. 
Пенсия арту индивидуаль: аның күләме эшләүче пенсионерның узган елда алган хезмәт хакына бәйле, ягъни эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият взнослары суммасына һәм исәпләнгән пенсия коэффициентына. 
Пенсия һәм социаль түләүләр турында тулырак мәгълүмат Социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИССО) сайтында урнаштырылган. Һәр пенсионер үзенең пенсия эшендәге үзгәрешләрне мөстәкыйль күзәтә ала. Бары тик дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) пароль белән ЕГИССО (egisso.ru) шәхси кабинетына керергә кирәк. 
– Пенсионер эштән китсә, өч айдан соң пенсия фонды автомат рәвештә пенсияне кабат исәпләячәк. Мәсәлән, гражданин 30 июньдә эштән китсә, октябрь аенда аның пенсиясе арта. Әмма кабат исәпләү ул эштән киткән айдан соң килүче айның 1 числосыннан ук башкарыла. Һәм арткан пенсиясен барлык индексацияләре белән ул өч ай үткәч (октябрьдә) алачак, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев