Мөслим-информ

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек артачак? (АҢЛАТМА)

Законнар үзгәрү сәбәпле, күп кенә эшләүче пенсионерларны "Берничә елдан пенсиям миннән алдарак лаеклы ялга чыккан кешеләрнекеннән дә азрак булмас микән?" дигән сорау борчый.

Беренчедән, пенсия күләме һәр кешегә эш стажы, 1991 нче елның 1 гыйнварына кадәр стаж, айлык хезмәт хакы күләме, 2002 нче елның 1 гыйнварыннан эш бирүче күчергән иминият кертемнәре күләменә карап индивидуаль санала. Икенчедән, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия күләме өченче айдан дүртенче айга эш белән мәшгуль вакыттагы индексацияләр исәбе белән кабат исәпләнәчәк. Өченчедән, һәр елны 1 августта иминият пенсиясе саналган вакытта, исәпкә алынмаган иминият кертемнәре суммасына карап, индивидуаль пенсия коэффициенты да үзгәртелә, дип аңлата Пенсия фондының район бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: