Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерлар игътибарына

Эшләүче пенсионерга, эштән азат ителгәч, пенсия эштән азат ителгән айдан соң килүче айда барлык индексацияләрне исәпкә алып саналачак.

Эштән туктаган пенсионерга барлык индексацияләр исәпләнгән пенсиясе түләнәчәк. Бу 2018 елның гыйнварыннан шулай булачак. Барлык индексацияләр исәпкә алынган пенсиянең тулы күләме эштән туктаган айдан соң килүче айның беренче числосыннан түләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан эшләүче пенсионерларга иминият пенсиясе һәм аңа билгеләнгән түләү үткәрелүче индексацияне исәпкә алмыйча башкарыла. Пенсионер хезмәт эшчәнлегеннән туктагач, пенсиясен үзе эшләгән чорда булган барлык индексацияләр исәпкә алынган тулы күләмдә ала башлаячак.

Хәзерге вакытта эш бирүче Пенсия фондына мәгълүматларны вакытында тапшырса, пенсияне индексацияләүне торгызу һәм пенсияне тулы күләмдә түләү эштән киткәннән соң өч ай узгач башлана. Яңа закон нигезендә эштән туктаган айдан соң килгән айның беренче числосыннан пенсияне тулы күләмдә алып була.

Пенсиянең тулы күләмен түләү түбәндәгечә башкарылачак. Мәсәлән, пенсионер март аенда эштән туктаган. Апрель аенда Пенсия фондына тапшырылган отчетта пенсионер әле эшләүче булып тора. Май аендагы отчетта ул - инде эшләмәүче. Июньдә пенсия фонды индексацияне түли башлау турында карар кабул итә һәм июльдә пенсионер пенсиясен тулы күләмдә ала башлый. Апрель, май, июнь айлары өчен акчалата аерма суммасы да түләнә. Ягъни пенсионер пенсиянең тулы күләмен эштән киткәннән соң шул ук өч айдан соң ала башлаячак. Әмма бу өч ай өчен дә компенсаөия түләнә.

Россия Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев