Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләү вакыты чыккан су счетчигы алыштырылмаган очракта, су өчен түләү норматив буенча исәпләнә

"Мөслим" инженерлык челтәрләре җәмгыяте гражданнар игътибарына хәбәр итә! Су счетчикларының срогы чыккан йорт хуҗаларына 2015 елның 1 мартына кадәр әлеге исәпләү приборларын алыштырырга, дигән күрсәтмә җиткерелгән иде. Җәмгыять белгечләре тарафыннан барлыгы 176 кешегә бу хакта уведомление кәгазьләре дә таратылды.

Ләкин барлык йорт хуҗалары да күрсәтмәне үтәүләре турында хәбәр кертмәде. Уведомление кәгазендә күрсәтелгәнчә, эшләү вакыты чыккан су счетчигы алыштырылмаган очракта, бу гражданнар су өчен норматив күрсәтмәләре нигезендә түләргә тиеш була. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, барлык мөслимлеләрне дә мондый күрсәтмәләрне вакытында үтәргә чакырабыз. Счетчикларын алыштырган райондашларыбызны исә "Мөслим" инженерлык челтәрләре җәмгыятенең сбыт бүлегенә килеп хәбәр итүләрен сорыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев