Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә яраксыз кеше тәрбияләсәң

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте эшкә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсация түләвен рәсмиләштерү мөмкинлеге турында искә төшерә. Әлеге түләү 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белү зарур: компенсация түләве хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә. Караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклавы нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә. Компенсация түләве билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Гариза белән Сез Пенсия фондының территориаль органнарына да мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы. 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта, бу хакта тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә; – өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; – пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә; – өлкән яшьтәге кешене караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе; – 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте; – белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмадан караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмә; – караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ). Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта, аларны кабат тапшырырга кирәкми. Компенсация түләве караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә. – Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Мөслим районында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 900 кеше компенсация түләве ала, – ди идарәче Фәридә Ганиева. Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсация түләве алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше “Үзмәшгульлек” программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый. Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсация түләве билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

Мөнирә АРСЛАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев