Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эше бәхет китерә

Әллә нинди уңган-булган кешеләр яши арабызда. Яңа Карамалы авылында гомер кичерүче райондашыбыз Диләрә Низамова да шундыйлар рәтендә.

Аның өендә үзенчәлекле кәрзин күреп шаккаттык без! Нәрсәсе белән гаҗәеп икән дисезме? Бу кәрзин “Авыл утлары” газетыннан ясалган. Аны ясау өчен 500 данә газет битен кулланган Диләрә.
– Кул астындагы әйберләрне генә кулланып эшлим мин. Банкалар, табаклардан әллә нинди формадагы әйберләр ясарга була. Әлеге кәрзинне мин бәйләм энәсен кулланып эшләдем. Иң элек энә белән бөтереп газет битеннән таякчыклар ясадым. Шушы эшкә барлыгы 900 таякчык кирәк булды. Кәрзин үргәннәр беләдер, эш төптән башлана. Газетның аскы өлеше ак төстә, язулы өлеше кара-көрән булып килеп чыга. Морилка ярдәмендә төрле төскә кертергә дә була. Күңелеңә нинди төс ошый инде, – дип, Диләрә эшнең барышы белән таныштырды. 
Декоратив-гамәли сәнгать төре белән Диләрә кечкенәдән шөгыльләнә. Казан кызы Диләрә. Тормыш иптәше Айдар белән шушы авылга әбисенә кунакка кайткач, 15 яшендә таныша. Бер-берсен күрү белән гашыйк була яшьләр. Дүрт ел очрашып йөргәч, кыз Яңа Карамалыга килен булып төшә. Ул кияүгә чыкканда әле каенанасының да каенанасы исән була. Өч буын бергә дус-тату булып яши алар.
– Диләрә миңа үз кызым кебек. Бик тату һәм дус яшибез. Әниле-кызлы диләр безне, бик дөрес әйтәләр. Өч буын булып яшәдек. Диләрә кияүгә чыкканда каенанам Нәҗибә дә бар иде. Биш ел бергәләп гомер кичердек. “Эх” тә иткәне, уфылдаганы булмады. Сыерын да сауды, бакчасына да чыкты. Улым Айдар белән алма кебек өч кыз үстерделәр. Әле дә кызлар кебек үзе. Олы кызлары – оныгым Ралинага быел 19 яшь тулды. Ике дистә елга якын тату яшәүнең сере – үзара ихтирамдыр ул. Улын яраткан килен – каенанасын, баласы бәхетле булсын дип теләгән ана киленен дә яратып яши ул, – диде каенанасы Нурәйсә Низамова.
Диләрә мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Казан сәнгать мәктәбенең иң өметле укучысы була ул уку чорында. Үзлегеннән өйрәнеп, әллә нинди матур әйберләр ясап, әнисенә шактый сувенирлар бүләк итә. Тормышка чыккач, авылда хуҗалыкта бухгалтер булып эшли башлый. Бер ел эшләгәч, “күңелемә ятмаган һөнәр авыр” дип, Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтында сәнгать графикасы факультетын тәмамлый. Социаль педагог булып сигез ел үз җирлекләрендәге “Наз” приютында да хезмәт куя. 
Низамовлар, гомумән, тырыш, уңган һәм актив гаилә булып чыкты. Җиденче дистәсен тутыручы Нурәйсә апа авылның “Яшь йөрәкләр” ансамбле биючесе дә икән, балалары да җырлый-бии, сәнгатьле итеп шигырьләр укый, төрле бәйгеләрдә катнаша. Балалары әниләре белән бергә тозлы камырдан матур әйберләр ясарга да оста. “Минем шәҗәрәм” конкурсында катнашып, Низамовлар гаиләсе республика күләмендә икенче урынга лаек булган.
– Әнием яклап әбиләр нәселе язучы Атилла Расихка барып тоташа. Язучының әнисе Зәйтүнә – Габдулла Тукайның сөйгән яры. Үзенең каты авыруын белеп, Зәйтүнәне бәхетсез итмим дип, яраткан кешесенә өйләнми калуын ерак әбиләремнең сөйләгәннәре бар. Менә шушы мәгълүматларны үзендә туплаган шәҗәрәбезнең беренче өчлеккә керүенә бик сөендек, – ди Диләрә.
Бүген Диләрә Күбәк урта мәктәбендә технология фәнен укыта, бер үк вакытта китапханәдә дә эшли, “Хуҗабикәләр” иҗади берләшмәсен җитәкли. Газеттан ясалган шкатулка-вазаларының төгәл санын белми ул. Күңеле яткан һөнәр булгач, яратып, чын йөрәктән эшли Диләрә. 
– Май чүлмәге тышыннан билгеле диләрме әле?! Ихаталары да, өйләре дә ялт итеп торган гаилә күпләп мал-туар асрый. 15 баш мөгезле эре терлек тоталар. Шуларның дүртесе – савым сыерлары. Сарыклар, каз-үрдәкләр, тавык-чебешләрнең исәбе юк. Авылда җир җимертеп эшләүче, тырышып дөнья күрүче бу гаилә күпләргә үрнәк. Сокланам аларга! – диде Яңа Карамалы авыл клубы мөдире Филиза Фаррухшина.
Сокланырлык та, көнләшерлек тә! Тырышканга эш карышмый. Низамовларның яшәү принцибы – тормышның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрү, яраткан кешеләренең кадерен белеп, ярдәмләшеп гомер итү. Һәркем үзенә шушындый яшәү рәвешен сайласын иде!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев