Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эше барның – ашы бар

Районыбыз авылларына барган саен, халыкның җир җимертеп эшләвен, күпләп мал-туар, кош-кортны яратып асравын күреп, сөенеп кайтабыз. Авыллар бетә дип куркалар. Буш сүзләр бу! Валерина һәм Валентин Романовлар кебек гаиләләрдә булганнан соң, моңа тагын бер кат инанасың. 

Яңа Усы авылында яшәүче бу гаиләнең ишегалдында аяк басарлык урын юк. Яныңнан тавыклар, индоуткалар йөгереп үтә, песи балалары аякка сырпалана. Дуңгыз балалары, сарык-бәрәннәр чемченеп йөри. Абзар-кура тирәсендә бозау, үгезләр күшәп ята... Кыскасы, хайваннар дөньясы!
– Малсыз торганыбыз булмады. Авыл җирендә терлексез, кош-кортсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Көнебез мал-туар арасында башлана, шулар арасында төгәлләнә. Авыл кешесе өчен маллар – төп керем чыганагы бит инде ул. Тәмле ашыйсың, матур киенәсең килсә, бер эштән дә куркып торасы түгел. Эше барның – ашы бар дип, юкка гына әйтмәгәннәр, – ди Валентин Романов.
Романовларның мини-фермаларында өч савым сыеры, биш үгез, бозау, 11 сарык, 25 дуңгыз, ат, 50дән артык тавык-чебешләре, 20 индоуткалары бар. Гаилә башлыгы маллар өчен ике торак җиткергән. Мал-туар һәм кош-корт өчен Романовлар 30 рулон печән, 50 рулон салам, 30 тонна фураж, 10 тонна бодай әзерләгән. Азыкны үзләренең “Владимировец” тракторы белән ташыйлар.
– Малларга азыкны җирлектәге фермер Рәфил Нуретдиновның крестьян-фермер хуҗалыгыннан пай җирләре хисабына да, сатып та алабыз. Гаилә фермаларына, күпләп терлек асраучыларга дәүләт ярдәме зур дип ишеткән бар. Ләкин документлар җыеп тапшырырга әлегәчә җитешкәнебез юк. Үз эшен алып барган гаилә фермаларына, мал башын киметмичә саклаган авыл хезмәтчәннәренә тиешле субсидияләр безгә дә булыр дип өметләнәбез, – ди Валерина.
Романовлар дүрт бала үстергәннәр. Бүген аларның төп ярдәмчесе – 22 яшьлек уллары Тимофей. Без килгәндә дә егет малларга печән салып йөри иде. Чиләбедә укып һәм эшләп йөри егет. Ялларны түземсезләнеп көтеп ала һәм кайтуга баш-аягы белән авыл эшенә чума. Романовларның балалары да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. 4 яшьлек Петр белән 7 яшьлек Аврам малларга ничек су салырга, кош-кортларга күпме җим бирергә икәнен яхшы белә. Валерина сыерларны кул белән сава. Алга таба, сыерлар санын арттыра калганда, саву аппараты сатып алырга телиләр. Савып алынган сөтне тапшыруны кулай дип уйламыйлар. Каймак, май, катык ясыйлар. Сөтне дуңгыз балаларына да эчертәләр.
– Авылда почта бүлекчәсендә эшләгәндә декрет ялына киткән идем, кабат эшкә чыгу насыйп булмады. Балалар үстереп, маллар карап вакыт узды да китте. Каенанам Дуня һәрвакыт терәгебез булды. Бергәләп төп йортта гомер кичерәбез, – ди Валерина.
Бу йортта балалар өлкән буынны хөрмәт итеп, эштә чыныгып үсә. Авыл баласы гомергә бер эштән дә курыкмады, тырыш, ныклы булып үсте. Бу – хезмәт тәрбиясе.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X