Мөслим-информ

Раил Гатауллин: “Күрсәткечләребез яхшырса да, эшлисе эшләребез күп әле”.

Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясады

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүген тугыз айлык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә район прокуроры урынбасары Рамил Мөхсинов, мировой суд судьясы Бриллиант Ханнанова катнашты. Киңәшмәне ачып, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин: “Кайбер юнәлешләрдә күрсәткечләребез яхшырса да, эшлисе эшләребез күп әле”, – диде. Район эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе Илдар Мамбетов тугыз айда ачыкланган җинаятьләр һәм хокук бозулар турында чыгыш ясады. Р. Мөхсинов һәм Б. Ханнанова да үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: