Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшчәнлекләре киңкырлы

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе халыкка төрле өлкәдә хезмәт күрсәтә.

Оешма җирлегебезне төзекләндерү, территорияләрне яшелләндерү, ремонт-төзелеш эшләрен алып бара. Авыл җирлекләрендә килешү нигезендә су кертү һәм койма тоту, юлларны тигезләү, карап тоту, юл буйларын чабу, карт агачларны кисү белән дә шөгыльләнә.

Предприятиедә эш күләме көннән- көн арта дисәк, хата булмас. Күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен эшчеләрнең дә күп булуы таләп ителә! “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” уни­тар предприятиесендә 61 кеше хезмәт куя. Җәйге чорда вакытлыча эшкә 98 укучы алынган.

– Сезонлы эшкә укучыларны гына түгел, ир-егетләрне һәм хатын- кызларны да җәлеп итәбез. Уртача хезмәт хакы 20 мең сумны тәшкил итә. Хезмәткәрләргә махсус киемнәр бирелә. Җәй көне, мәсәлән, укучылар­га футболка-бейсболкалар бирелде, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе җитәкчесе Ма­рат Шәймөхәмәтов.

Предприятиедә 30 берәмлек тех­ника исәпләнә. Газон чабу өчен “Ви­кинг” маркалы ике трактор, бер МТЗ тракторы, щеткасы, су сибү өчен мах­сус цистернасы булган КамАЗ, грейдер белән үзбушаткычлы КамАЗ машинасы бар. Яңа төр техника кайтуы да көтелә.

Исеменнән үк аңлашылганча, предприятие җирлегебезне тәртиптә тоту, чисталыкны тәэмин итү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә.

Әйләнә-тирәбезнең яшеллеккә бай, чиста-пөхтә булуы әлеге пред­приятие хезмәткәрләренең тынгы­сыз хезмәтенә бәйле. Предприятиенең теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова сүзләре белән әйтсәк, предприятие тудырган матурлыкка битараф булырга ярамый. Ул сак ка­раш таләп итә!

– Без ел саен үсентеләр санын һәм ассортиментын баетырга ты­рышабыз. Район үзәге урамнарын, парк-скверларны, Ык буе ял зонасын бизәүче чәчәкләрне, агач-куакларны үстерү өчен аз көч түкми кызларыбыз. Үсентеләр агачка әйләнсен өчен ва­кыт белән исәпләшми эшләргә, үзеңне шушы эшкә багышларга кирәк, – ди Рүзилә Бәйрханова.

Җәйге хозурлыкка, урамнардагы матурлыкка мөкиббән китеп йөргәндә үсентеләргә көндәлек тәрбия кирәк булуын, су сибү, чүп утау, ашлау, газон чабуның күпме хезмәт таләп итүен онытып та җибәрәбез кебек.

– Киләсе язда яңа төр агач үсентеләре утыртырга уйлыйбыз. Үсеп китә алмаган агачларны алыш­тыру эшләре дә башкарылачак. Бар­лык территорияләрдә дә агач-куа­кларны формалаштырып кисү, яңа төр чәчәкләр утырту көтелә, – ди Ма­рат Шәймөхәмәтов.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев