Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшчәнлеге киңәя бара

Җирлегебездә дистә елга якын эшләүче “Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативының эшчәнлеге киңәйгәннән-киңәя бара.

“Фаиза” Татарстанның һәм Башкортостанның 40тан артык торак пунктындагы халыктан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан өзлексез сөт сатып алуны тәэмин итә. Кооперативның матди базасы көн саен 60 тоннага кадәр сөт җыярга һәм суытырга мөмкинлек бирә. Чимал һәм продукция җитештерү күләме – елына 30 тонна. Сөт, эремчек, кефир, катык, атланмайга Мөслим районында гына түгел, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай кебек эре шәһәрләрдә дә сорау зур. Хәзерге вакытта 50 тонна сөт эшкәртү һәм сменага 5 тонна әзер продукция җитештерү куәтенә ия булган сыр цехы төзелә. Аның гомуми бәясе – 120 млн сум, шуның 42 млн 700 мең сумы – грант средствосы. Оешма 60 кешене эш белән тәэмин итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X