Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш темпы югары

Районда язгы кыр эшләре финиш сызыгына якынлаша. Апрель ахыры-май башында көннәрнең матур торуы районда язгы кыр эшләренең темпын арттырырга мөмкинлек бирде. Күпчелек хуҗалыклар иртә культуралар чәчү белән кулларын да чиште. Язгы эшләрне ике һәм озы¬найтылган сменада оештыру чәчүне тизләтергә мөмкинлек бирә, ди белгечләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алын­ган мәгълүматларга караганда, быел язгы чәчү эшләре 50 мең 815 гектарда үткәрелергә тиеш. Бүгенге көнгә 41 мең 240 гек­тар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу – планның 81 процен­ты, дигән сүз. Хуҗалыкларда рапс, көнбагыш, язгы бодай һәм кукуруз кебек соңгы куль­тураларны гына җир куены­на иңдерәсе кала. “Туган як” һәм “Намус” агрофирмала­ры игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура­лар чәчүне беренчеләрдән бу­лып төгәлләделәр. “Август- Мөслим” агрофирмасында да эш темпы югары. Биредә бар­лык мәйданның 70 процентын­да чәчү эшләре төгәлләнде. Аг­рофирма басуларында югары җитештерүчән 11 чәчү ком­плексы хәрәкәт итә. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында да язгы кыр эшләре оешкан­лык белән бара. “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән 9 чәчү комплек­сы җитештерүчән эшли. Хуҗалыкта эшләр озынай­тылган сменада алып бары­ла. Белгечләр һава шартлары мөмкинлек биргәндә язгы чәчү атна-ун көннән төгәлләнер, дип фаразлый.

Чәчү эшләре белән парал­лель рәвештә көзге культу­раларны тәрбияләү дә бара. Игенчеләр 13 мең 800 гектарда үстерелгән уҗым басуларына чүп үләннәренә каршы герби­цид кертә. Бер үк вакытта уҗым культураларын яфрактан ту­кландыру, үсеш стимуляторла­ры кулланучылар да бар. Эре аг­рофирмаларда чүп үләннәренә каршы көрәш төгәлләнү алдын­да. “Намус” һәм “Туган як” аг­рофирмаларында көзге куль­тураларны икенче катка ашлау башланды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга ка­раганда, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга ур­тача 72,4 кг кыр сые туры килә. Чагыштыру өчен – уз­ган ел район буенча һәр гек­тарга уртача 70 кг ашлама ту­планган иде. “Август-Мөслим” агрофирмасында быел бу күрсәткеч – 106, “Намус” агро­фирмасында – 87, “Туган як”та 82 кг тәшкил итә. Аграрийлар язгы чәчү вакытында физик үлчәүдә исәпләгәндә һәр гек­тарга 1-1,2 центнер минераль ашлама кертә. “Август-Мөслим” агрофирмасында чәчүлек ор­лык белән бергә – катлаулы аш­лама, бер үк вакытта рәт арала­рына азотлы ашлама кертәләр.

Соңгы елларда әче туфра­клы җирләрне известьлауга ае­рым игътибар бирелә башлады. Бу юнәлештә махсус програм­ма да эшли.

– Әлеге программа буен­ча быел районда 2350 гек­тар мәйданда известь кертү планлаштырыла. Әче туфра­клы җирләрне известьлау про­граммасына быел “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмала­ры, “Исламов”, Алмарис Латый­пов һәм Ринат Хөснимәрдәнов хуҗалыклары керде, – ди рай­он авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ре­нат Вәлиев.

Шунысы игътибарга лаек: программа буенча әче туфра­клы җирләрне известьлауга киткән чыгымнарның 90 про­центын хөкүмәт күтәрә. Бүген агрохимиклар “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларында из­вестьлау үткәрә. Әлеге агроча­ра 400 гектарда башкарылды.

 Әлфинур Ногманова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев