Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш эзләргә дәүләт ресурсы ярдәм итә

Эш табу никадәр мәшәкатьле һәм катлаулы икәнен күп кеше белә. Үзең теләгән өлкәдә лаеклы хезмәт хакы түләнгән вакансияне эзләүгә берничә айдан алып бер елга кадәр вакыт таләп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта эш бирүчегә дә шактый авырга туры килә - үз эшенең остасын табу, шул ук вакытта аның ихтыяҗларына ярашу...

Эш табу никадәр мәшәкатьле һәм катлаулы икәнен күп кеше белә. Үзең теләгән өлкәдә лаеклы хезмәт хакы түләнгән вакансияне эзләүгә берничә айдан алып бер елга кадәр вакыт таләп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта эш бирүчегә дә шактый авырга туры килә - үз эшенең остасын табу, шул ук вакытта аның ихтыяҗларына ярашу бик кыен. Бүгенге көндә эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр бер-берсен ни рәвешле таба соң?


Мәгълүм булганча, һәр шәһәрдә, һәр районда дәүләт оешмалары - халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшли. Әмма эшкә мохтаҗ кешеләрнең бик сирәге генә анда исәпкә баса. Татарстанда тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкырга күбрәк булуы - моның төп дәлиле. Республикабызда 116 меңгә якын эш эзләүчегә 30 меңнән артык вакансия туры килә. Гамәлдә исә эш эзләүчеләр саны, теркәлеп рәсми рәвештә "эшсез" дигән статус йөртүчеләргә караганда, билгеле, бермә-бер күбрәк.

Эшен югалткан яки яхшырак вакансия эзләгән кеше, иң беренче чиратта, таныш-белешләрне ярдәмгә чакыра, эш тәкъдим итүчеләрнең игъланнары бастырылган газета-журналларны айкап чыга. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда интернет-ресурслар да популярлаша бара. Күпсанлы эш эзләү сайтлары аша хезмәткәрләр эзләү эш бирүчеләр өчен дә уңайлы.

Агымдагы елның июлендә "Работа в России" Гомумроссия вакансияләр базасы булдырылды. Мәгълүмати-аналитик юнәлештәге дәүләт системасы күпсанлы коммерцияле сайтларга көндәш була ала. Инде бүген монда 1,3 миллион вакансия урнаштырылган. Татарстаннан 33,5 вакансия бар.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, бу проект, беренче чиратта, хезмәт ресурсларының агымына йогынты ясарга ярдәм итә. Моңа кадәр эшсезләр саны, таләп ителгән белгечләр турындагы мәгълүмат аерым шәһәрләрдән генә алынган. Бу сайтта исә барлык төбәкләрдән алынган мәгълүматлар берләштерелә. Шул ук вакытта эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр үзләре дә мәгълүмат урнаштыра ала.

"Работа в России" порталының төп өстенлеге - порталда вакансия турында җентекле мәгълүмат, хезмәт хакы дәрәҗәсеннән тыш, эш урыны янындагы инфраструктураның да күрсәтелүе.

- Картада төбәкләрдәге инфраструктура турындагы мәгълүмат урнаштырылган. Эш урыныннан ике километрга кадәрге арада нинди торак бар, фатирларны арендага алу бәяләре, балалар бакчалары, мәктәпләрнең, сәламәтлек саклау учреждениеләренең булу-булмавын күрергә була. Әгәр дә кеше башка төбәктән күчеп килергә тели икән - бу аның өчен бик мөһим мәгълүмат. Ул үз гаиләсен биредә нәрсә көтүен чамалый ала. Коммерцияле ресурслардан әлеге порталның төп аермасы да шунда, - дип билгеләде Эльмира Зарипова.

"Работа в России" мәгълүмати-аналитик ресурсында урнаштырылган белдерүләр буенча бүген илдә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуын да ачыкларга мөмкин. Билгеле, эшче куллар өстенлекне тота. Һәр бишенче вакансия эшче һөнәр ияләренә кагыла. Татарстанда да их зур кытлык төзелеш, эшкәртү сәнәгате тармагында күзәтелә. Шулай ук милек белән эш итүчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм йөртүчеләр таләп ителә.

Якындагы вакытта "Работа в России" порталының мобиль версиясе дә эшләнеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев