Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләренә 3,5 миллиард сум бурычы җыелган

1 июль белән чагыштырганда, әҗәтнең күләме 248 миллион сумга (7,7 процент) арткан. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләренә 3,5 миллиард сум бурычы җыелган. 1 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 июль белән чагыштырганда, әҗәтнең күләме 248 миллион сумга (7,7 процент) арткан. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Түләнмәгән акчаның яртысы - узган еллардан бирле җыелып килгән бурыч. Әйтик, эш бирүчеләр 916 миллион сум (26,5 процент) акчаны үз хезмәткәрләренә узган елдан бирле түләмәгән. Тагын 795 миллионы (23 процент) - 2015 һәм аннан алдагы еллардан бирле җыелып килгән.

Шунысын да искәртик: 1 августка тугыз төбәктә хезмәт хакы буенча бурыч бөтенләй булмаган. Эш бирүчеләр 60 миллион сумны барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан акчаны үз вакытында алмаганга, ә 231 миллион сумны бюджеттан финанслау җитәрлек күләмдә булмаганга вакытында түләмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X