Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш башлаучыга хөкүмәт ярдәм итә

Узган шимбәдә авыл башлыклары һәм эш башлаучы фермерлар белән семинар-киңәшмә үтте. Семинарда катнашучылар Тойгелде һәм Михайловка авыл җирлекләрендә эшләүче берничә фермерның эшчәнлеге белән таныштылар.

Мөдәрис һәм Руслан Кәлимуллиннарның гаилә фермалары турында без инде язган идек. Фермерлар эшне берничә ел элек башлыйлар. Ул вакытта гаилә ихатасында 8 сыер асрый. Уйлашканнан соң, ихаталарыннан ерак түгел 1 гектар җир алып, үз көчләре белән малларга торак төзиләр. Торакның икенчесе “Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында грант акчасына төзелә. Әлеге программа кысаларында мөгезле эре терлекләр үрчетү өчен 3 млн сумга кадәр хөкүмәт ярдәмен алып була. Тик үзеңдә шул сумманың 10 проценты күләмендә беренчел капитал булу шарт. Хөкүмәт ярдәменнән ике елга кадәр эшләгән фермер хуҗалыклары файдалана ала. 
Узган ел Руслан, 2 гектар җир алып, дүрт айда заманча терлекләр торагын сафка бастыра. Заманча яңа торак “Терлекчелек буенча гаилә фермасын үстерү” программасы кысаларында төзелә. Әлеге программа кысаларында мөгезле эре терлек үрчетүче фермерлар 30 млн сум грантка дәгъва итә ала. Башка юнәлешләрдә (игенчелек, умартачылык, теплица тотучылар һ.б.) эшләүчеләр 20 млн сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Таләп – дәгъва иткән сумманың 40 проценты (40x60) үзеңнеке булырга тиеш. Программада ике ел эшләгән фермерлар катнаша ала. 
Руслан Кәлимуллинның фермасында бүген 31 сыер һәм 29 тана тәрбияләнә. Кәлимуллинар гаилә фермасында җәмгысе 150дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. 
– Герефорд токымы ит өчен тәмле, үстерү дә җиңелрәк, – ди Руслан. – Бозауларны 7-8 ай имезәбез, аннан симертә башлыйбыз. Көнлек үсеш – 1 кг 200 грамм. 
Маллар бәйсез тәрбияләнә. Торакларда калын аслык – салам җәелгән. Бердән, җылы, икенчедән, чиста, ди Руслан. Саламны 3-4 айга бер тапкыр түгәләр. Тиресне ике елдан соң басуга ашлама итеп кертәләр. 
Кошчылык белән шөгыльләнүче Разыйф Кәрамов исеме районда яхшы билгеле. 2012 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Разыйф Кәрамов узган ел 100 мең кызыл тавык үстереп саткан. Язын, кызыл тавыкларны сатып бетергәч, бройлерлар үстерәләр. Узган ел 60 мең бройлер реализацияләгәннәр. 10 мең чебине 1 айлык итеп халыкка сатканнар. Киләсе елда 200 мең чеби үстерергә исәбе. Эшмәкәр дәүләт ярдәме – “Терлекчелек буенча гаилә фермасын үстерү” программасы кысаларында Игенчедәге торакларына реконструкция ясарга җыена. Әлеге торак 60 мең чебигә исәпләнгән. Фермада санитар-пропуск пункты, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре эшләнә. 
Лениза Ситдыйкова исеме дә мөслимлеләргә яхшы таныш. Ул кошчылык өлкәсендә ун еллап эшли. Хөкүмәт ярдәмен ул кече комбикорм заводы төзү өчен файдаланган. 18 мең йомырка тавыгы утыртып чыгарганнар. Кошлар өчен азыкны төрле катнашмалар белән баетып әзерлиләр. Р.Сәйфуллин фермасыннан аермалы буларак, Л.Ситдыйкованың гаилә фермасында кошлар идәндә тәрбияләнә. 
Михайловкада элеккеге “Мөслим” агрофирмасы базасында эш башлаган Рафаэль Гыймаев та кошчылык белән шөгыльләнергә җыена. Читлек системасында 300 мең бройлер үстерергә исәбе. 
– Без тулы циклда эшләргә телибез, – ди Рафаэль. – Чебиләрне инкубаторда чыгарып, үстереп, 38нче көннән сугым цехына җибәрәчәкбез. Ит һәм субпродуктлар сатачакбыз. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тукландыру белән шөгыльләнгәч, реализация белән проблемалар булмас, дип уйлыйм. 
Эшмәкәр елына кимендә 3 мең тонна ит җитештерергә планлаштыра. Колбаса цехы төзергә дә нияте бар. 
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ильясов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиев фермерлар өчен хөкүмәт программалары турында аңлаттылар. Алда телгә алынган программалардан тыш, милли проект кысаларында эшләүче “Агростартап” программасы да бар икән. Әлеге программадан эш башлаучы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар файдалана ала. Программа мөгезле эре терлек асраучыларга – 5 млн, башка юнәлешләрдә эшләүчеләргә 3 млн сумга кадәр ярдәм вәгъдә итә. Ярдәм алганда дәгъва иткән сумманың 10 проценты күләмендә беренчел капитал булырга тиеш. Күпләп кош-корт асраучыларга, мал тотучыларга хөкүмәтебез субсидияләр дә бирә. 50-100 тавык, каз яки башка кош-корт асраучыларга һәр бройлер тавыгына – 30, үрдәккә – 80, каз белән күркәгә 100әр, кәҗәгә 500 сум күләмендә субсидия каралган. Субсидия алу өчен ихатадагы җирнең үзеңнеке булу кирәк. Бер савым сыерга бирелүче субсидия күләме – 2300 сум.

Ике сыер асраганда малларның һәркайсына – 3300әр, өч яки күбрәк сыер тәрбияләгәндә терлекләрең һәркайсына 4300 сум субсидия бирелә. Субсидиянең 300 сумы ветеринария хезмәте өчен билгеләнгән. 

Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев