Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ертык акчаны ничек алыштырырга?

Россия банкының "Түли алучылык билгеләре һәм Россия банкы банкнотларын һәм тәңкәләрен алыштыру кагыйдәләре турында"гы күрсәтмәсендә (№1778-У, 26 декабрь 2006 ел) каралганча, нык зыян күргән Россия банкы банкнотларын һәм тәңкәләрен номинал буенча алыштырырга мөмкин.

Ялган булмаган, түбәндә саналган зыян билгеләре булган банкнотлар алыштырыла: беренче мәйданыннан 55 проценты сакланган (шул исәптән янган, көйгән, агрессив мохит тәэсире тойган); бер банкнотның бер яисә берничә фрагменты беренче мәйданның 55 процентын тәшкил иткән очракта, фрагментлардан ябыштырылган (фрагмент саны мөһим түгел) банкнот; бер номиналдагы төрле банкнотларның ике фрагментыннан төзелгән банкнот (һәр фрагмент график оформлениесе буенче күрше фрагменттан аерылган һәм банкнотның беренче мәйданынның 50 проценттан да ким булмаган күләмен алып торган очракта); рәсем ачык күренгән очракта, төсен һәм ультрашәмәхә нурларда балкуы үзгәрсә (урлашуны булдырмау максатында махсус буяу белән буялган банкнотлардан кала); җитештерүче брагы булган банкнотлар.

Ялган булмаган бөгелгән, изелгән, киселгән, тишелгән, кырылган, югары температура һәм агрессив мохит тәэсире эзләре булган һәм беренче массасынның кимендә 75 процентын саклаган; җитештерүче брагы булган тәңкәләр алыштырыла.

Акча алыштырганда суммага чикләүләр юк. Алыштырган өчен түләү алынмый, дип яза Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X