Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Еракларга танылган Мөслим "Агромастер"ы

Илгиз Исламов җитәкләгән "Агромастер" җитештерү компаниясендә бүгенге көндә 220 кеше эшли. Биредә ел саен 750 данә техника ясала. Авыл хуҗалыгы техникалары - чәчкечләр, җир эшкәртү машиналары, энергия саклауга корылган тракторлар, алар өчен ярымприцеплар җитештерүдән тыш светодиодлы лампалар, кояш нурлары белән эшләүче светофорлар, видеокамераларны да эшләнә. Компания Казахстан, Әрманстан, Монголия кебек...

- Безнең продукцияне Россиянең 60 регионында һәм 24 чит илдә яратып сатып алулары да юкка түгелдер. Безнең техника - талымсыз: идарә итәргә дә, эшләргә дә уңайлы, ватыла калганда, кирәкле запас частьне теләсә кайдан табып була, - ди Илгиз Исламов. - Узган ел 250 төрдә 695 млн сумлык продукция эшләп чыгарган идек. Быел әлеге күрсәткечне 1 млрд 350 млн сумга җиткерүне күздә тотабыз. Безнең продукция чит илләрдәге аналогларга караганда өч тапкырга арзанрак, сыйфаты да югары. Яңа төр техникалар ясау идеясе күп очракта үзем кертәм. Яңа төр агрегат ясауны сорап килгән заказчылар да заманча идеяләр бирә.

Бүгенге көндә компаниядә сату өчен 20 трактор җыелып ята. Заказлар күп, бигрәк тә чәчкечләргә. Ел башында компания "Тайлер-мастер" исемле яңа агрегат уйлап тапты. Чәчү алдыннан пар җирләрен эшкәртү өчен җитештерелгән әлеге агрегатка сорау зур. Бүгенге көндә 81 данә шундый агрегат республика һәм Россия, чит ил басуларын иңли. Яз көне агромастерлылар тагын яңа төр техника уйлап тапты. "Агратор Тайлер-диск" дигән әлеге куәтле чәчү комплексы дүрт эшне берьюлы башкарырга сәләтле. Җирне күлтиләү, тигезләү, чәчү, катоклау - барысын да параллель рәвештә әлеге техника эшли! Ягулык-майлау материалларына экономия ясаучы яңа комплексны 6 данә сатканнар.
Компаниянең Сарман районында да бер цехы эшләвен күпләр белмидер әле. Чәчкеч бункерларын, прицеп рамнарын әлеге цехта җыялар, анда 40 кеше хезмәт куя. Компаниянең Яр Чаллы шәһәрендә дә бер бүлеге бар.

- Анда безнең дизайнерлар, конструкторлар утыра. Халык игътибар иткәндер, тракторлар хәзер тышкы кыяфәте белән үк чит илләрнекенә тартым. Трактор капотларын үзгәртү, матур итеп эшләү - дизайнерларыбыз хезмәте, - ди компания җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

"Агромастер" да продукция җитештерүче станоклар санлы программ идарә системасына көйләнгән. Металл кисү өчен куәтле ике лазер һәм гильотина да алганнар. Гильотина 18 миллиметрга кадәр аерым детальләр кисү мөмкинлеге бирә. Заводта хәтта японнар ясаган робот та бар.

- Эретеп ябыштыручы робот белән эшли башлагач, компаниянең җитештерүчәнлеге өч мәртәбә артты. Робот чирләми, төшке ашка бүленми, авырмый, арымый. Алга таба "дробеструйное" дигән җайланма алырга планлаштырабыз. Техникаларның торбаларын чистарту, майсызландыру буенча аның эше галәмәт киңкырлы һәм нәтиҗәле булачак. Бу эш әлегәчә кул көче белән башкарыла иде. Әлегә бездә бер генә робот. Буяу эшләрен дә роботка тапшырырга уйлыйбыз, тиздән тагын бер робот алырга исәп, - ди Илгиз Зәкиевич.

Җитештерү күләме һәм сыйфаты буенча илдә бишенче урында торган предприятиегә бүгенге көндә көндәшләр юк. Заводта уртача 40 мең сум хезмәт хакы алалар. Биредә эшләүче һәркем үз эшенә ябышып ята дисәм дә, ялган булмас. Чыннан да, исеме Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә танылу алган "Агромастер" да халык хуҗалыгы өчен кирәкле продукция җитештерү үзе зур бәхеттер ул!
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев