Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ерак юлга чыкмаска киңәш ителә

Татарстан территориясендә юеш кар явачак, шулай ук томан көтелә.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Алдагы ике көндә синоптиклар Татарстанда көчле буран вәгъдә итә. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык булачак. ЮХИДИ вәкилләре фикеренчә, һава торышы бозылганда юлларда аварияләр саны 25 процентка арта. "Шуңа күрә, бик кирәк булмаган очракта торак пунтклары читенә чыкмаска, юл кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы булырга киңәш итәбез. Бүген, 16 гыйнварда, шулай ук 17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә юеш кар явачак, шулай ук томан көтелә. Буран сәбәпле, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак арада булуы фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 15–20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республикада һава торышы болытлы булачак. 16 гыйнварда төнлә термометр баганасы күрсәткече -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы республика буенча 0...-5 градуска кадәр салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев