Мөслим-информ

Энгель Навапович 2016 елда балалар бакчалары төзелеше дәвам итәчәген, тагын биш ресурс үзәге ачылачагын искәртте

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу булды. Очрашуга мәгариф, сәламәтлек, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов чыгыш ясады. Ул 2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2016 елга планнар...

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу булды. Очрашуга мәгариф, сәламәтлек, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов чыгыш ясады. Ул 2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2016 елга планнар белән таныштырды. Энгель Навапович 2016 елда балалар бакчалары төзелеше дәвам итәчәген, тагын биш ресурс үзәге ачылачагын искәртте. Башлангыч, төп, урта мәктәпләрне тәмамлаганнан соң, белем алу дәрәҗәсен тикшерү буенча системалы эш алып барылачагын ассызыклады. Район башлыгы Рамил Муллин балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә басым ясады, татар теленә игътибарны арттырырга дигән фикерне әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: