Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Фәттахов: "Уңай үзгәрешләр күп"

Узган атнада район мәдәният йортында икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXVI сессиясе узды. Сессия эшендә районыбызның кураторы - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Сессиядә ТР Мөслим муниципаль районының 2014 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар буенча чыгышлар тыңланды.

Тәвәккәл, булдыклы халык яши Мөслимдә. Җирлегебездә эшмәкәрлекнең үсеш алуы да шул хакта сөйли. Районда 400 эшмәкәр теркәлеп, шуларның 99ы авыл хуҗалыгы юнәлешенә өстенлек биргән. Бигрәк тә кошчылык белән шөгыльләнүчеләр актив эшчәнлек алып бара. 2013 елда 1656 тонна кош ите җитештерелгән булса, 2014 елда әлеге күрсәткеч 1994 тоннаны тәшкил итте. Кошчылык продукциясе бүген терлекчелек тармагының нигезен тәшкил итә. Шуны истә тотып, узган ел фермер Ирек Хәмәдишин инициативасы белән кош-корт эшкәртүгә көйләнгән сугым цехы да төзелде.

Сәнәгать үсеше дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле. Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче "Агромастер" компаниясе Россия күләмендә танылу алды. Моннан тыш компания энергия саклауга көйләнгән светодиодлы яктырткычлар һәм кояш электр станцияләрен дә ясый. Компаниянең продукция эшләп чыгару күләме 498 миллион сумга җитте.

Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы да продукция күләмен арттырган. 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 25 процент тәшкил итә.

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы базасындагы кирпеч заводы ел саен 2,2 миллион данә керамик кирпич җитештерә. Оешма продукциясен, беренче чиратта, үзе алып барган төзелешләрдә киң куллана.

Оешма-предприятиеләр белән беррәттән районның икътисадын үстерүгә шәхси эшмәкәрләр дә үз өлешен кертә. Профнастил җитештерү, корыч кою белән шөгыльләнүче Фирдәвес Маннанов, "Муслюмовское" үсемлек маен чыгаручы Дамир Шәңгәрәев, Атлас авылына җан өргән Раил Гайсин, брусчатка эшләү һәм такта ярдыру буенча күләмле эш алып баручы Айрат Шәмсетдиновның эш күрсәткечләрен район башлыгы яхшы яктан телгә алды.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә узган ел шактый күп эшләнде. Район үзәгендә асфальт юллар төзекләндерелде, авыл эчендәге юлларга гравий түшәлде. "Чиста су" программасын тормышка ашыру максатында узган ел Ташлыярдан район үзәгенә су җибәрелде, биологик чистарту корылмаларына реконструкция үткәрелде. Электр энергиясен саклау программасы буенча 18 торак пунктта 5 млн сумлык 384 яктырткыч куелды. 2015 елда тагын 5 миллион сумга урам яктырткычларын кую планлаштырыла.

"Авыл клублары" программасы нигезендә Мари Бүләрдә 100 урынга исәпләнгән клубны, 15 урынлык балалар бакчасын, 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәпне һәм китапханәне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзелде. Елгабашта шушы авыл егете Рәшит Хәбиров көче белән сафка баскан күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырылды. Игенче һәм Катмыш авылларында гомуми суммасы 4 миллион 600 мең сумлык модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Мәктәпләргә һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелә. "Киләчәккә планнар да зурдан, - диде район башлыгы. - Хыялларны чынбарлык итәр өчен, "мөслимлеләр" дигән исемебезгә тап төшермичә, бердәм булып яшәргә һәм кулга-кул тотынып эшләргә кирәк!"

Сессиядә Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миңнеразыев, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм "Хәйруллин" КФХ эшчәнлеге турында Айгөл Хәйруллина чыгышлары тыңланды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов районда башкарылган эшләргә югары бәя бирде: "Халыкның тормышын яхшырту, җирлекне социаль-икътисадый яктан үстерү юнәлешендә районда зур хезмәт куела, демографик ситуация дә начар түгел. Шәхси сектор бик матур үсеп килә. Ә авыл хуҗалыгы буенча хәл итәсе мәсьәләләр бар. Мөслимлеләр - тырыш халык. Булдырырсыз, дип ышанам".

Сессия ахырында бертөркем райондашыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Николаевна Макарова балаларны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамира Зөфәр кызы Садертдиновага, Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Светлана Михайловна Лесновага һәм Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Гали кызы Латыйповага балаларны укыту-тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Җаваплыгы чикләнгән "Ык" агрофирмасы "Новый путь" бүлекчәсе хисапчысы Анатолий Николаевич Борисов, "Туган як" агрофирмасы баш зоотехнигы Әнвәр Садри улы Шәмсетдинов күп еллар тырыш хезмәте куйганы һәм агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Яңа елга Үзәк чыршыны бизәү буенча авыл районнары арасында 3 урынны алган өчен район башлыгы Рамил Муллинга Республика конкурс комиссиясенең Дипломы тапшырылды.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев